Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда игелекле кешеләр яши

Татарстанның социаль оешмаларына Дәүләт Советы депутатлары 100 миллион сумнан артык ярдәм оештырган.

Бу хакта Дәүләт Советы Президиумы утырышында РТ республика парламенты рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Римма Ратникова хәбәр итте. 5 ел эшләү дәверендә төрле игелек проектлары кысаларында 65 социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмага ярдәм күрсәтелгән.

Дәүләт Советы эшчәнлеге практикасында картлар, инвалидлар, ятим балалар йортлары, психоневрологик интернатлар, социаль приютлар, тернәкләнү мәктәпләрен шефлыкка алу күптәннән килә. Һәр депутат аерым бер учреждениегә беркетелгән. Аларның эш йөртүе, ярдәме белән ремонтлар үткәрелә, ихаталар төзекләндерелә, яңа җиһазлар алына. Сүз дә юк, боларның барысы да биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләрен тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән. “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары – хатын-кызларны берләштергән “Мәрхәмәт-Милосердие”нең “Безнең ветеран” проектын тормышка ашырып, ветераннар яшәгән 17 интернат-йортка ремонт ясалды. Алар тарафыннан җыелган 53 миллион сум акча ятим балалар йортларын төзекләндерү, ремонтлауга тотылды.

Безнең районда да “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге тарафыннан бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла. Актүбә картлар йортында ел дәвамында депутатлар тарафыннан күләмле ремонт эшләрендә ярдәм, биредә яшәүчеләр өчен шәфкатьлелек акцияләре оештырылып килә. Бу чараларга районыбыз волонтерлары да актив кушыла. Ел саен “Бердәм Россиянең”нең Азнакай җирле бүлеге секретаре, “Бердәм Россия” фракциясенең Азнакай район Советы җитәкчесе урынбасары Марсель Шәйдуллин һәм аның үрнәгендә депутатларыбыз картлар йортына, дистәләгән өлкәннәребезгә, физик

мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга “Маяк” газетасына, республика газета-журналларына подписка бүләк итәләр. Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев та берничә ел рәттән районның 500 ветеранын “Маяк” газетасына яздырып куандыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев