Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда игелек марафоны үтте

Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында Игелек марафоны үтте.

Инвалидлар декадасы кысаларында ул җирлегебездә ике дистә елдан артык оештырылып килә. Әлеге матур традициягә тугры калып, райондашларыбыз шәфкать гамәлендә быел да актив катнаштылар, зал халык белән тулып торды.

–Азнакайда бер-берләре хәленә керә белә торган, изге күңелле кешеләр яши, – дип башлады сүзен марафонга старт биреп район башлыгы Марсель Шәйдуллин. –Физик мөмкинлекләре чиклеләр һәрчак игътибар үзәгендә булып, аларга ел әйләнә шәфкатьлелек фондыннан да, Дәүләт Советы, җирле депутатлар, җитәкчеләребез, хезмәт коллективлары тарафыннан да ел әйләнә кайгырту-ярдәм күрсәтелеп килә. Инде матур йолага әйләнгән Игелек марафонында җыелган акчалата ярдәм шулай ук аларга тернәкләнүгә, катлаулы операцияләргә, көнкүрешләрен уңайлы итүгә тотылачак. Бу саваплы эштән беребез дә читтә калмасак иде.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм күрсәтү максатында үткәрелгән марафонда бик күп райондашлар, оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, җитәкчеләрнең барсы да шәхсән өлешләрен кертергә ашыкты. “Татнефть”нең, нефть тармагы предприятиеләренең, һәр елдагыча, ул аеруча саллы иде.

Телемарафон күңелләребезне тагын да сафландырып җибәрде. Игелек гамәле аны кылучыларның үзләренә дә мең савап булып кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев