Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хәйрия марафоны узды

Радельнең да яшьтәшләре кебек рәхәтләнеп өйне ду китереп чабып йөрисе, сикереп уйныйсы, кулына каләм тотып рәсемнәр ясыйсы, үзе яныннан бер минутка да китмәгән якыннарын кочып рәхмәтләр әйтәсе, шигырьләр сөйлисе, җырлыйсы... килә. Юк шул инде, Ходай аңа андый бәхетне бирмәгән. Аяклары, куллары, хәтта иреннәре дә аны һич тыңламый, чак кына хәрәкәтләнү...

Радельнең да яшьтәшләре кебек рәхәтләнеп өйне ду китереп чабып йөрисе, сикереп уйныйсы, кулына каләм тотып рәсемнәр ясыйсы, үзе яныннан бер минутка да китмәгән якыннарын кочып рәхмәтләр әйтәсе, шигырьләр сөйлисе, җырлыйсы... килә. Юк шул инде, Ходай аңа андый бәхетне бирмәгән. Аяклары, куллары, хәтта иреннәре дә аны һич тыңламый, чак кына хәрәкәтләнү дә зур көч, киеренкелек сорый малайдан.

-Тернәкләндерү үзәкләрендә күп йөри торгач, шөкер, хәзер инде әзрәк утырып тора, аяклары белән тәгәрмәч тә әйләндерә башлады, - ди сөенеп әнисе Гөлназ Хәйруллина. - Шактый кыйммәтле бу дәвалануларны алырга ярдәм иткән район җитәкчеләренә, азнакайлыларга нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә аз булыр...

Шәфкатьлелек телемарафонына җыелган халык церебраль паралич белән туган балалар һәм аларның бүгенге көндә ничек яшәүләре турындагы видеосюжетларны күз яшьләрен сөртә-сөртә дулкынлану белән карады. Менә инде 15 ел бу зал һәр елны декабрь аенда азнакайлыларны игелек чарасына җыя.

-Районда бүгенге көндә 4350 физик мөмкинлеге чикләнгән кеше яши. Шуларның 310ы - балалар, - дип башлады сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Җитәкчеләр, депутатларның һәркайсы аерым бер баланы үз кайгыртуы астына алды. Без аларның өйләрендә булып, яшәү шартлары, проблемалары белән танышып торабыз, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез. Бу сабыйлар белән аралашканнан соң алар яныннан бөтенләй икенче кеше булып чыгасың. Җаннар сафланып китә, дөнья мәшәкатьләре чүп мәсьәлә булып кала, яшәү мәгънәсе турында тирәннәнрәк уйлана башлыйсың. Тормышының һәр көне көрәшкә әйләнгән балаларын тәрбияләгән әти-әниләрнең сабырлыгы, үҗәтлеге, тырышлыгы алдында хөрмәт белән баш иябез. Бу гаиләләргә безнең ярдәм кирәк. Районда ел саен шәфкатьлелек чараларына 40 миллион сумлап акча тотыла. Әмма бу гына да аз. Игелек эшләргә һәрчак әзер торган укытучыларга, табибларга, гомумән, барлык бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, нефтьчеләргә, транспортчыларга, барча азнакайлыларга, Азнакайга килгән саен иганәчелек гамәле кылган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевкә зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Игелек кылырга беркайчан да соң түгел. "Азнакай" фондына һәркем теләсә кайсы вакытта үз өлешен кертә ала. Бездән ярдәм өмет иткән, моңа мохтаҗ райондашларга беребез дә битараф булмыйк.

Марафонның төп кунаклары - физик мөмкинлекләре чикле булса да тормыштан ямь, мәгънә табып яшәргә тырышкан төрле яшьтәге райондашларыбызның сәхнәгә чыккан беренә оешма-предприятиеләр коллективлары, шәхси эшмәкәрләр исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырыла торды.

Гарип туган баласын сырхауханәдә калдырган ана бүген нинди күңел белән яшидер, ә менә аның кызы Светланага Нәсибәхон Ташпулатованың йөрәгендә генә түгел, өендә дә урын табыла. Һәр елны Кыш бабайдан әни сораган кызның хыялы тормышка аша: хәзер ул әниле генә түгел, күзләре янып торган, бәйрәмнәр яраткан, якыннарына үз куллары белән бүләкләр ясаган, сәнгать мәктәбендә сәләтләрен ачкан шат йөзле, бик бәхетле өченче сыйныф укучысы!

-Бу марафон кемне генә уйландырмады икән?! Язмыш сынауларына дучар булып та тормышны яраткан көчле рухлылар чын мәгънәсендә соклану тудыра. Шәфкатьлелек яшәгәндә генә илебез дә чәчәк ата, үсеш ала ала - дигән сүзләр белән "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов Светланага бүләк тапшырды. Мондый чараларда һәрчак актив булган коллектив бу көнне 182 мең сумлык иганә өлешен кертте.

Гаяз белән Әлфинур Югары Стәрле авылында гаилә корып, 23 ел бергә яшиләр. Кызлары Гөлназ инде буй җиткән кыз. Гаиләнең тоткасы - 77 яшьлек Фәһимә апа. Физик мөмкинлекләре чикле балалары һәм оныгының төп терәге ул. Күзләре начар күрсә дә, Гөлназ әбисенә, авыру әнисенә гел ярдәм итәргә тырыша, авыл клубында оештырылган бәйрәм чараларында да актив катнаша.

Әнә шундый мөмкинлекләре чикле гаиләләр дә аз түгел җирлегебездә. Юк, язмышка буйсынып, тик кенә өйдә ята торганнардан түгел алар, күпләре кул эшләре белән мавыга, иҗат белән шөгыльләнә. Түбән Стәрледән хезмәт сөючән Гобәйдуллиннар, ике ел элек әнисез калган, бүген бер-берсенә терәк булган әтиле - уллы Кулиевлар, картлар һәм инвалидлар йортының иң матур пары, активистлар - Рөстәм Ханов белән Лилия Камалетдинова, гармун-баянда моңлы көйләр башкарып тамашачы күңелен яулаган, үзләре кебекләрне компьютер нигезләренә, мобиль җайланмалар белән эшләргә өйрәткән Гүзәл Ильясова һәм Валера Зиннәтуллин, Актүбәдә яшәүче инвалидлар белән сәхнә йолдызына әверелгән "Өмет" иҗат төркеме оештырган Ләйлә Кәрамовага ничек сокланмыйсың!

Яман шеш авырулы кызы Альбинага ярдәм кулы сузган район җитәкчеләренә, азнакайлыларга рәхмәт белдерергә, баш ияргә чыккан Әнәс Усмановның сөйләгәнен кем генә күз яшьләрсез тыңлый алды икән?!

Физик мөмкинлекләре чикле булса да, сау-сәламәт кешеләр көнләшерлек уңышлар яулаган спортчыларыбызны да шактый исемләп булыр иде. Аларның республика, илкүләм бәйгеләрдә яулаган уңышлары белән горурланмый мөмкин түгел.

Үзешчәннәребезнең җыр-моңнары белән үрелеп барган марафон дәвамында 300 мең сумга якын акча җыелды. Кызганыч, узган еллардагы активлык бераз кимегән. Моны икътисади кризиска гына сылтау да дөрес булмастыр. Район башлыгы әйткәнчә, теләк булу кирәк, иганә күрсәтергә беркайчан да соң түгел. Катлаулы, кыйммәтле операцияләргә, тернәкләнү үзәкләренә баруга өмет тоткан райондашларның хәленә керик, ярдәмебезне кызганмыйк, аларның өмет чаткыларын сүндермик. Эх, кулга үзем калак тотып ашый алсам, үз аякларыма басып атлап китсәм, көнен-төнен янымнан китмәгән әниемә авыз тутырып рәхмәт әйтә алсам иде, дип хыялланган Радельгә, аның кебек башка сабыйларга өмет канатлары куйсак иде...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хәйрия марафоны узды