Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хокук нигезләрен “бишле”гә беләләр

Районыбызда ел да үткәрелеп килүче "Чулпан" бәйгесенең "Яшь хокук сагын өйрәнүче" номинациясендә җиңүчеләрне шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов тәбрикләде. Быел лауреат исеменә шәһәребезнең 5нче мәктәбе укучысы Әдилә Габдрәупова лаек булды. Ул район һәм республика олимпиадаларында җиңүләр яулады, "Фемида" бәйгесендә дә актив катнашты. 1нче мәктәптән "Щит" отряды һәм 8нче сыйныф укучысы...

Районыбызда ел да үткәрелеп килүче "Чулпан" бәйгесенең "Яшь хокук сагын өйрәнүче" номинациясендә җиңүчеләрне шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов тәбрикләде. Быел лауреат исеменә шәһәребезнең 5нче мәктәбе укучысы Әдилә Габдрәупова лаек булды. Ул район һәм республика олимпиадаларында җиңүләр яулады, "Фемида" бәйгесендә дә актив катнашты. 1нче мәктәптән "Щит" отряды һәм 8нче сыйныф укучысы Альбина Якупова дипломантлар булдылар.

Шушы ук тантанада Йосыф Җәмил улы быелгы "Фемида" бәйгесе җиңүчеләрен дә тәбрикләде. Бәйге районыбызның 85 еллык юбилеена багышланган иде.

Конкурска районның 13 мәктәбеннән 35 эш тапшырылды. Жюри аларның эчтәлегенә, текст үзенчәлегенә, норматив-хокукый белемгә, проблемалар яктыртылышына игътибар итте. Сайлап алынган 11 эштән 5се призлы урыннарга лаек булды.

Шулай итеп, беренче урын Тымытык мәктәбе укучысы Әлфиназ Вахитовага бирелде. Иҗат эшендә аның тарих белән кызыксынуына игътибар ителде.Тымытык халык судында 1945 һәм 1958 елларда судья булып эшләгән Мөсәлләм Шәрипов турында нәкъ менә аның язмасында без бик күп кызыклы фактларга тап булдык. Икенче урынны Әдилә Габдрәупова һәм Альбина Якупова бүлештеләр. Өченче урын ияләре - Актүбәнең 2нче мәктәбе укучылары Лиана Җамалетдинова һәм Максим Селезнев.

Комиссия шулай ук Азнакай 2нче мәктәбе укучысы Олег Байкинның, Актүбәнең 2нче мәктәбеннән Диләрә Бакированың, Марат Зәйнуллинның, шәһәрнең 5нче мәктәбе укучысы Диана Исенованың, Сарлыдан Сөмбелә Мөстәкыймованың, Актүбә бистәсенең 3нче мәктәбе укучысы Артур Хөсәеновның иҗади эшләрен яхшы дип бәяләде.

Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез һәм монда аларга теманы ачуда ярдәм иткән укытучыларның да зур тырышлык салуын әйтеп, киләчәктә дә үзара хезмәттәшлеккә йөз тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хокук нигезләрен “бишле”гә беләләр