ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Хәлимә” фильмы режиссеры һәм артистлары белән очрашу узачак

Декабрь башында республикада "Халыкара мөселман киносы фестиваленең Казан кайтавазы" проекты старт ала. Программа Татарстан режиссеры Юлия Захарованың быелгы фестивальдә Россия кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре Гильдиясе Призын яулаган "Хәлимә" фильмы белән ачылачак. Ул элиталы мәктәпкә укырга килгән мөселман кызы белән яшьтәшләре арасындагы драматик мөнәсәбәтләр турында. Әлеге кинолентаның режиссеры һәм артистлары белән...

Декабрь башында республикада "Халыкара мөселман киносы фестиваленең Казан кайтавазы" проекты старт ала.

Программа Татарстан режиссеры Юлия Захарованың быелгы фестивальдә Россия кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре Гильдиясе Призын яулаган "Хәлимә" фильмы белән ачылачак. Ул элиталы мәктәпкә укырга килгән мөселман кызы белән яшьтәшләре арасындагы драматик мөнәсәбәтләр турында.
Әлеге кинолентаның режиссеры һәм артистлары белән очрашу 7 декабрьдә Актүбә бистәсе Гагарин исемендәге мәдәният йортында 15.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәре Мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә узачак.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда “Хәлимә” фильмы режиссеры һәм артистлары белән очрашу узачак

Нет комментариев