Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Гыймаевлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырдылар

Айлы төндә беренче очрашулар… Татлы сүзләр… Мендельсон вальсы… Чәчне-чәчкә бәйләгәнгә күпме генә вакыт узса да, бу гүзәл мизгелләр гомергә хәтергә уелып кала. Шул чактагы хисләрне вакламыйча яши алу - зур бәхет. 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәребезнең Мәдәният йортына әнә шундый бәхетле парлар җыелды. Алар арасында яңа гына...

Айлы төндә беренче очрашулар… Татлы сүзләр… Мендельсон вальсы… Чәчне-чәчкә бәйләгәнгә күпме генә вакыт узса да, бу гүзәл мизгелләр гомергә хәтергә уелып кала. Шул чактагы хисләрне вакламыйча яши алу - зур бәхет. 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәребезнең Мәдәният йортына әнә шундый бәхетле парлар җыелды.

Алар арасында яңа гына гаилә коручылар да, тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп, бер-берсенә терәк булып биш дистә елдан артык бергә атлаучылар да бар иде. Айназ белән Илнур Шакировлар өчен исә икеләтә бәйрәм булды: быел алар ЗАГС бүлегендә 2015 нче пар булып теркәлгәннәр.

Гаилә яме - бала белән. Гүзәлия һәм Ленар Шиһаповлар өчен июль ае зур шатлык алып килгән. Аларга улары Радельның тууы турында таныклык тапшырылды. Бу пар ЗАГС каршында эшләп килүче «Яшь гаилә клубы»ның актив әгъзасы да икән.

Бәйрәмдә бала бәхетен татыган ун пар исә ана сертификатына ия булды. Нурсинә Суфиянова белән Ринат Билаловның өченче бала алып кайтырга һич исәпләре булмаган. Ике улары да буй җиткергән, эшләп йөриләр. Ә менә Ходай тәгалә аларга уйламаганда-көтмәгәндә кыз бүләк иткән.

- Кулыма да тими Риана, абыйлары өзелеп торалар. Ирем белән үзебезне яңа өйләнешкән пардай хис итәбез. Сабый өебезгә чиксез бәхет, шатлык алып килде, гаиләбез тагын да тулыланып, ямьләнеп китте, - ди Нурсинә.

Һөнәре буенча ул - буяучы, ә ире - шофер. Актүбәдә яшиләр. Исәпләре - Азнакайга күчү. Шулай итеп, нәни Риана аларга торакны киңәйтү мәсьәләсендә дә ярдәм итәргә мөмкин әле.

Шәриповлар династиясе бәйрәмдә үзгә бер игътибарга лаек булды. Әминә апа һәм Әзһәр абыйның быел бергә гомер итүләренә 50 ел. Уллары Рөстәм белән киленнәре Рәзилә исә көмеш туйларын билгеләп узган. Быел бу гаиләдә тагын бер зур вакыйга булган: кызлары Алсуны башлы-күзле иткәннәр. Алсуның кайнанасы белән токмач кисүдә, Рәзиләнең кияве Илназ белән себерке бәйләүдә ярышын карау үзе бер тамаша булды.

Районда никахта 25 елдан артык тату яшәгән парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру йоласы бар.

- Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Гаиләдә иң мөһиме - бер-береңә юл куя белү, бер-береңне хөрмәт итү, - диләр әлеге бүләккә лаек булган Лена һәм Марсель Гыймаевлар.

40 еллык стажы булган бу гаилә райондашларга яхшы таныш. Берсеннән-берсе лаеклы балалар тәрбияләп үстереп, туган авыллары Чалтаймаска җан өреп, бүген дә актив тормыш белән яшиләр.

Шундый ук хөрмәтле парлар - Мәрьям һәм Рәфгать Кәлимуллиннар турында да язмый мөмкин түгел. Икесе дә ишле гаиләдә, кечкенәдән әтисез калып үскән. Шуңа күрә гаиләнең бөтенлеген өстен куеп, өч балаларын пар канат астында тәрбияләүгә бар көчләрен салганнар. Рәфгать абый Россиянең һәм Татарстанның атказанган агрономы, районның баш агрономы булып эшләгән чорда ул аяк басмаган бер карыш җир калмаган. Мәрьям апа 43 ел буе башлангыч сыйныфларда белем биреп, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

- 50 ел төш кебек кенә узды да китте. Гаилә бәхете хатын-кызның тугрылыгына, зирәклегенә, сабырлыгына бәйле, - ди хуҗабикә.

Тантаналы чарада районыбыз җитәкчеләре парларга иң җылы теләкләре белән бүләкләрен җиткерделәр. Гаилә фотосүрәтләре күргәзмәсеннән дә гаиләнең җәмгыятебездә тоткан мөһим урыны чагылыш тапты. Бәйрәмдә һәр пар тагын бер кат мәхәббәтләрен яңартты, гаилә учагына яңа чаткы, яңа сулыш алды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Гыймаевлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырдылар