Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Гомумроссия халыкны кабул итү көне уздырыла

14 декабрь Россия Президенты тарафыннан Гомумроссия халыкны кабул итү көне буларак игълан ителде. Шул уңайдан Азнакай шәһәр прокуратурасында да (Баһаветдинов урамы,4 «а» йорт) көндезге сәгать 12дән кичке 8гә кадәр кабул итүләр оештырыла. Бу көнне ТР буенча РФ Тикшерү комитеты идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Азат Сәеткулов та район халкын...

14 декабрь Россия Президенты тарафыннан Гомумроссия халыкны кабул итү көне буларак игълан ителде. Шул уңайдан Азнакай шәһәр прокуратурасында да (Баһаветдинов урамы,4 «а» йорт) көндезге сәгать 12дән кичке 8гә кадәр кабул итүләр оештырыла.

Бу көнне ТР буенча РФ Тикшерү комитеты идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Азат Сәеткулов та район халкын кабул итә. Кабул итү 15.00 сәгатьтә Ленин урамы, 30 нчы йорт адресы буенча уздырыла. Шундый ук очрашу 16 декабрьдә 9.00 сәгатьтә Актүбә бистәсе башкарма комитеты бинасында үткәреләчәк. Алдан язылу өчен телефоннар: 7-32-09, 7-32-05.

Гомумроссия халыкны кабул итү көнендә 12.00-20.00 сәгатьләрдә Азнакай районы Пенсия фонды идарәсе дә (Төзүчеләр ур., 10 нчы йорт) гражданнарны шәхси кабул итү уздыра. Кабул итүгә 7-01-50 телефоны аша алдан язылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Гомумроссия халыкны кабул итү көне уздырыла