Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда гимназистлар балы узды

Бал дигәч, күз алдына унсигезенче-унтугызынчы гасырлар, колонналы зур залда вальс әйләнүче купшы күлмәкләрдәге кызлар, фраклы егетләр килеп баса. Менә икенче ел рәттән шәһәребез гимназиясендә укучылар безне шул ерак чорларга алып кайта. Быел да гимназиситлар балы Яңа ел алдыннан үтте. Олуг кунаклар - район җитәкчеләрен император үзе (гимназия директоры) каршы алды....

Бал дигәч, күз алдына унсигезенче-унтугызынчы гасырлар, колонналы зур залда вальс әйләнүче купшы күлмәкләрдәге кызлар, фраклы егетләр килеп баса. Менә икенче ел рәттән шәһәребез гимназиясендә укучылар безне шул ерак чорларга алып кайта.

Быел да гимназиситлар балы Яңа ел алдыннан үтте. Олуг кунаклар - район җитәкчеләрен император үзе (гимназия директоры) каршы алды. Фоейда Карбикә Кай һәм Герда белән әкият иленә дәште. Төсле утлар белән балкыган баскычлар кунакларны актлар залына кадәр озатты.

Тантаналы көй яңгырады. Кунаклар иңенә дә дәрәҗәле кызыл тасмалар эленде, аларны гимназистлар зурлап түргә озаттылар. Бал биюләренең илебездә кайчан модага кереп китүе, аның тәртипләре турында аңлатканнан соң, кызлар ак купшы күлмәкләрдә кара фраклы егетләр тирәсендә аккоштай бөтерелде. Бу биюдән ниндидер бер сихрилек, пакълек бөркелде.

- Мондый балда беренче тапкыр катнашам. Бу кадәр гаҗәеп булыр дип уйламаган идем, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та алган тәэсирләре белән уртаклашып.

Бу - укучылар хезмәтенә үзенчә бер бәя бирү дә. Балда бишенчедән алып унберенче сыйныфка кадәрге уку алдынгылары, төрле олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр, спортта, мәдәниятта уңышларга ирешүчеләр катнаша. Быел гимназия директоры грантына ел дәвамында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 3 укучы - 8 нче сыйныфтан Роберт Шакиров, 10 нчы сыйныфтан - Энҗе Баһавиева, 11 нче сыйныфтан Диләрә Гобәйдуллина лаек булды. Башкаларга да Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

- Мин гимназиягә быел гына күчтем. Балтач авылыннан килеп укыйм. Мондый балны күргәнем юк иде. Үземне әкияттәге кебек хис итәм, - ди бишенчедә укучы Язилә Хәбипова.

- Бал биюе белән Балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнгән идем, шуңа күрә өйрәнүе авыр булмады. Репетицияләр күңелле узды, нык әзерләндек. Кызларның күлмәкләре, чәчләре бик матур, аларны һәрчак шундый гүзәл итеп күрәсе килә, - ди аның сыйныфташы Ранис Әхмәтов.

Чыгырылыш сыйныфыннан Динар Фәттахов балда икенче елын катнаша.

- Бик ошый. Бу традиция шулай дәвам итсен иде, - дигән теләктә ул.

Гимназия үрнәгендә былтыр 4 нче лицейда да шундый бал узган иде. Март аенда аларны тагын шушы матур чара көтә.

- Мондый балның тәрбияви әһәмияте зур. Бердән, ул укучыларга укуда, күңелләренә ятышлы шөгыльләрдә тартылырга этәргеч бирә. Икенчедән, биюнең гаять затлы төренә мәхәббәт тәрбияли, - ди лицей директоры Ленар Хәбибуллин.

Балачак - ул ак хыяллар канатында талпынган, Әкият илендә могҗизалар көтеп яшәгән чор. Бүген гимзания укучылары әнә шул сихри дөнья эченә чумды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда гимназистлар балы узды