Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда гимназистлар балы узды

Гимназия укучылары башкалардан бәхетлерәк. Нәрсә белән дисезме? Биредә менә өченче елын гимназистлар балы үткәрелә. Ни өчен бәхетлерәк икәнен аңлар өчен бу балны үз күзләрең белән күрү кирәктер. Яңа ел могҗизасы биредә ишек алдыннан ук башлана. Төсле утлар белән җемелдәүче чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләп каршы ала. Фойеда...

Гимназия укучылары башкалардан бәхетлерәк. Нәрсә белән дисезме? Биредә менә өченче елын гимназистлар балы үткәрелә. Ни өчен бәхетлерәк икәнен аңлар өчен бу балны үз күзләрең белән күрү кирәктер.

Яңа ел могҗизасы биредә ишек алдыннан ук башлана. Төсле утлар белән җемелдәүче чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләп каршы ала. Фойеда да, һәр катта да шундый ук әкияти күренешләр.

Актлар залында нәни кар кызларыннан күзләр камаша. Сихри көй агыла. "Кар бөртекләре" хәрәкәткә килә. Бу биюгә купшы ак күлмәкләрдән сөйкемле туташлар кушыла. Менә көяз кавалерлар төп-төз атлап уртага чыга. Син үзеңне урта гасырларга эләккән кебек тоясың. Бу нәфислек, купшылык шулкадәр дулкынландыргыч!

- Яңа ел алдыннан искиткеч якты хисләр тудыра торган бәйрәм. Матур итеп әзерләнгәнсез. Монда укучылар да, укытучылар да бергәләп бии. Коллективка, әти-әниләргә рәхмәт. Балалар беренче сыйныфтан ук матурлыкны күреп үсә, бу күркәм традиция алга таба да дәвам итсен иде. Рейтинг буенча да гимназия иң яхшы мәктәпләрнең берсе. Яңа елда сынатмагыз, уңышлар гына юлдаш булсын, - дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кичерешләре белән уртаклашты һәм изге теләкләрен юллап, бүләкләрен тапшырды.

Гимназия директоры Альберт Рахманов белдерүенчә, өч ел эчендә балда 300 бала катнашкан, 9 укучы директор грантына лаек булган.

-Балда бары тик уку алдынгылары, төрле өлкәләрдә уңышлар яулаганнан гына катнаша. Бу исә укучыларга укуда һәм иҗтимагый тормышта актив булырга этәргеч, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева.

Татар эстрадасы йолдызлары Салават Миңнеханов белән Гүзәлемның җырлавы һәркем өчен көтелмәгән бүләк булды.

-Кызым ел саен балда катнаша. Мин дә аның чыгышын карамый калганым юк. Шундый күңелле бәйрәм, бик дәрәҗәле кунаклар килә. Рәхмәт оештыручыларга. Без үскәндә мондый баллар юк иде, балалар бу яктан бәхетлерәк, - ди Гөлнара Фазуллина.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда гимназистлар балы узды