Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Гаилә көнен осталыкта сынашып, Данир Сабиров җыры астында бәйрәм иттеләр

 Җирлегебездә гаилә институтына, аларның җәмгыятьтәге ролен күтәрүгә игътибар зур.

Шуның бер дәлиле булып һәр елны Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә район хатын-кызлар советы башлангычы белән “Әти, әни һәм мин спорт яраткан, бердәм гаилә” бәйгесе үткәрелеп килә. Быел да ул гади генә ярыш түгел, ә районның төрле буын вәкилләрен үзенә җыйган колачлы, онытылмас бәйрәм булды.

 –Бүген без 40, 50, 60 шар ел тату гомер иткән, авырлыклардан курыкмыйча, күп итеп балалар үстергән, тормышта бар яклап үрнәк булган гаиләләрне бик куанып хөрмәтлибез, – диде гаиләләрне ярдәм-кайгыртуны төп максатларның берсе иткән район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

 Бәйрәмдә спорт бәйгесенң хезмәт коллективлары этабында катнашкан 100 ләп гаиләләр арасында җиңү яулаган 14 е һәм алар эшләгән оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, коллегалары да катнашты. Әнә шулай коллективта гаиләләргә игътибар бирүнең эш күрсәткечләрендә дә уңай чагылышын инде сөйләп тә торасы юк. Менә шушы бердәмлекнең көче бүгенге очрашуның һәр мизгелендә чагылды.

 –Районыбыз хатын-кызлар советының гаиләләр белән менә шушындый матур чаралар үткәрү башлангычын Марсель Зөфәр улының, барлык җитәкчеләребезнең хуплап алуы, оештыру һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтүе тирән мәгънәгә ия һәм без аларга чиксез рәхмәтлебез, – диде хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева.

 Әти-әниләр, балалар мәш килеп бер-берсе белән төрле уен-ярышларда көч сынашкан арада үзешчәннәребез моңлы җырларын яңгыратты. Бермәлне бәйрәм узган “Юбилей” стадионы аланында республика эстрадасының иң популяр артистларыннан берсе булган якташыбыз Данир Сабировның тавышын ишетеп, барысы да бермәл аптырашта калды.

–Менә бәрәңге күмәргә кайткан җирдән, биредәге шау-шуны ишетеп килсәм, һәр нәрсәдә алда булган азнакайлылар Мәхәббәт көнен бәйрәм итеп ята икән, – диде чынлап та бакчадагы эш киемен дә салмаган Данирыбыз.

Үзенең дәртле җырлары белән җитәкчеләрне дә, әбиләр - бәбиләрне дә рәхәтләнеп биетте ул.

 Бәйрәмнең иң күңелле һәм онытылмас мизгелләрен сайтыбызда һәм газетабызда яктыртуны дәвам итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев