Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда, гаилә дуслыгы, бердәмлегенә, милли йолаларыбызны саклауга багышланган кичә узды

Без балаларыбызның шулкадәр дә талантлы, тырыш булуын белми дә йөргәнбез икән, диештек 4нче лицейның 3 А сыйныф укучылары белән балалар район китапханәсендә узган бик кызыклы очрашудан соң. Аны безгә сыйныф җитәкчесе Әлфия Рәхимҗанова һәм китапханә мөдире Дилә Шәрипова әзерләгән иде. Гаилә дуслыгы, бердәмлегенә, милли йолаларыбызны саклауга багышланган бу кичәдә балаларыбыз...

Без балаларыбызның шулкадәр дә талантлы, тырыш булуын белми дә йөргәнбез икән, диештек 4нче лицейның 3 А сыйныф укучылары белән балалар район китапханәсендә узган бик кызыклы очрашудан соң. Аны безгә сыйныф җитәкчесе Әлфия Рәхимҗанова һәм китапханә мөдире Дилә Шәрипова әзерләгән иде. Гаилә дуслыгы, бердәмлегенә, милли йолаларыбызны саклауга багышланган бу кичәдә балаларыбыз гына түгел, без дә бик күп яңалык белдек. Курчак театры әзерләгән тамашада балаларыбыз бөтенләй икенче яктан ачылды. Алар гаиләнең никадәр кадерле булуын бик тә аңлый икән ләбаса! Беренче сыйныфтан ук бирегә китап укырга йөргән, белем дөньясына тартылган ул-кызларыбыз китапханәдә инде шуннан бирле үз кешеләр. Сыйныф җитәкчебезнең гаҗәеп мөгаллимә булуын, балаларны үзенекеләрдәй күреп, аларга җан җылысы салуын без, ата-аналар бик яхшы тоябыз һәм аның хезмәтен хөрмәтлибез, тырышлыгына сокланабыз.

Г.Ибраһимова, Р.Фәсәхова, Ә.Хафизова, А.Шәвәлиева, Л.Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда, гаилә дуслыгы, бердәмлегенә, милли йолаларыбызны саклауга багышланган кичә узды