Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар арта

Элек торак йортлар, социаль объектлар төзегәндә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтияҗлары исәпкә алынмый иде. Шуңа күрә алар җәмгыятьтән аерылырга, дүрт стена эчендә бикләнеп утырырга мәҗбүр булды. Бәхеткә, заманалар үзгәрде һәм бүген инвалид-коляскада гына хәрәкәт итүчеләр өчен дә тулы тормыш белән яшәү мөмкинлеге тудырыла башлады. 2011-2015 елларга кабул ителгән «Уңайлы мохит»...

Элек торак йортлар, социаль объектлар төзегәндә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтияҗлары исәпкә алынмый иде. Шуңа күрә алар җәмгыятьтән аерылырга, дүрт стена эчендә бикләнеп утырырга мәҗбүр булды. Бәхеткә, заманалар үзгәрде һәм бүген инвалид-коляскада гына хәрәкәт итүчеләр өчен дә тулы тормыш белән яшәү мөмкинлеге тудырыла башлады.

2011-2015 елларга кабул ителгән «Уңайлы мохит» муниципаль программасы нәкъ менә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар тудыруга юнәлдерелгән дә.

Бүгенге көндә районыбызда 4320 инвалид яши, бу халыкның 7 проценты дигән сүз. Аларның 113е бары инвалид коляскада гына хәрәкәт итә ала.

Программа нигезендә үзгәрешләр эш иң беренче чиратта сәламәтлек саклау учреждениләренә: поликлиника, дәвалау корпуслары, флюрография, Тымытык амбулаториясенә кагылган.

Коляскадагы инвалидлар яшәүче йортларны җайлауга 2012 елда республикадан 2 млн сум бирелгән. Бу акчага Азнакайда - 17, Актүбәдә 1 подъезда пандуслар куелган. Архитектура бүлеге җитәкчесе Сирина Шәрәфетдинова белдерүенчә, тагын 20дән артык подъезда пандуслар төзү сорала.

Программа кысаларында Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында да бу юнәлештә эшләр башкарылган.

Искәрсәгез, шәһәрдә җәяүлеләр кичүендә бордюрлар тәбәнәкләнде. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр генә түгел, өлкән яшьтәгеләр дә, бала арбасы таркан яшь әти-әниләр өчен дә урамны аркылы чыгу бик җайлашты. Бу да - «Уңайлы мохит» программасы нәтиҗәсе, әлеге эшләргә республиканың 500 мең сумлык ярдәме тигән.

Соңгы вакытта дәүләт инклюзив белем бирүгә игътибарны арттырды. Балалар физик, интеллектуаль һәм башка үзенчәлекләренә карамастан, яшьтәшләре белән гомум мәктәптә белем ала алсын, тирә-як мохиткә, җәмгыятькә яраклашсын өчен федераль һәм республика бюджетлары хисабыннан Азнакайның - 6, Актүбәнең 1 нче һәм коррекцион мәктәпләрендә пандуслар урнаштырылган, тышкы ишекләр алыштырылган, санитар бүлмәләрдә инвалидлар өчен махсус җиһазлар куелган. Балалар иҗат үзәгенә, Мәдәният йортында да керү мөмкинлекләре тудырылган.

Шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның үз парклары булачак. Биредә алар өчен махсус уен җиһазлары урнаштырылачак. Төзелеш эшләре инде башланган. «Игелек паркы» төзелеше инициативасы белән «Нефтемаш» заводы чыккан.

- «Уңайлы мохит» программасы буенча эле башкарасы эшләр шактый. Мәсәлән, социаль яклау бүлеге, кайбер спорт һәм мәдәният объектларын, автовокзал бинасын, транспорт чараларын җайлаштырасы бар. Бу чаралар киләсе елларга кабул ителгән программада исәпкә алыначак, - ди Сирина Шәрәфетдинова.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар арта