Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Ел язылучысы” кем булды?

Бүген район хәбәрләре белән сайт, социаль челтәрләр аша танышучылар да күп.

Анда язмаларга карата калдырылган җылы комментарийларны уку – безнең өчен зур сөенеч.

Агымдагы елда без сезнең уртак көч белән үзебезнең Вконтакте, Инстаграм, Одноклассники социаль челтәрләрендге төркемнәрдә язылучыларыбыз санын күпкә арттыра алдык. Безгә ышанганыгыз, яңадан-яңа канатлар куйганыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, дуслар.

Инстаграмда һәрчак комментарийлар калдырган, кирәк икән, аңлатмалар биргән Ләлә Нуртдинованы (@nurtdinova_lialia) без исә Ел язылучысы итеп билгеләдек. Ләлә Ибраһим кызының барлык гомере “Маяк” белән бәйле. Аның әтисе Ибраһим Солтан улы Дәләтшин 1966-1972 елларда газетаның редакторы булып эшли.

Ләлә Ибраһим кызы үзе дә бала чактан кулыннан каләмен төшерми. Бүген дә газета укучыларыбыз аның кызыклы, тирән мәгънәгә ия булган, барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә торган язмаларын көтеп ала.

Ләлә Нуртдинова – инстаграмда урнаштырылган язмаларны укып, аларга һәрчак үзенең лаеклы бәясен биреп, комментарийлар калдыручы язылучыбыз да.

Киләчәктә без үз фикерләре белән уртаклашучылар саны тагын да киңәер дигән өметтә калабыз. Тормышта гына түгел, социаль челтәрләрдә дә дус булыйк, азнакайлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев