Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона туры узды

30 мартта 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасы актлар залында "Ел тәрбиячесе" республика бәйгесенең зона турын ачу тантанасы булды. Район Советы аппараты җитәкчсесе Айдар Халиуллин конкурста катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде һәм истәлеккә сувенирлар тапшырды. Бу көнне Актаныш, Баулы, Мөслим, Ютазы, Сарман һәм Азнакай районнарыннан 11 педгог үз осталыкларын күрсәтте. Алар иҗади...

30 мартта 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасы актлар залында "Ел тәрбиячесе" республика бәйгесенең зона турын ачу тантанасы булды.

Район Советы аппараты җитәкчсесе Айдар Халиуллин конкурста катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде һәм истәлеккә сувенирлар тапшырды.

Бу көнне Актаныш, Баулы, Мөслим, Ютазы, Сарман һәм Азнакай районнарыннан 11 педгог үз осталыкларын күрсәтте. Алар иҗади презентациядә бирелгән теманың методик һәм гамәли нигезләрен ачып салдылар, шулай ук эш тәҗрибәләрен уртаклашып, балалар белән чаралар уздырдылар.

Безнең районнан муниципаль этапта җиңгән 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасы укытучы-логопеды Светлана Илюхина беренче урынга, 9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Рәмилә Габидуллина 2 нче урынга лаек булды.

Эльвира Сәитова, мәгариф идарсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона туры узды