Азнакайда экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек айлыгы бара
Әлеге айлык кысаларында “Маяк” газетасы баш мөхәррире, район иҗтимагый совет әгъзасы Фәрхәт Шәйхулов 8 нче урта мәктәп укучылары белән очрашты.
Ул илдәге бүгенге вәзгыят, районның экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырды.
– Азнакайда гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре тату һәм бер-берсенең гореф-гадәтләрен, диннәрен хөрмәт итеп яшиләр. Экстремизмга һәм терроризмга каршы пропаганда буенча бик күп чаралар, балалар һәм яшьләр арасында аңлату эшләре уздырыла, – диде ул. – Районыбызда 45 мәчет, Актүбәдә храм, Азнакайда православие приходы эшли, храм төзелеше бара. Үзара дуслык, татулык – ул тынычлыкның һәм имин тормышыбызның нигезе.
Фәрхәт Шәйхулов шулай ук “Маяк” газетасы быел үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп узуын әйтте һәм газета, аның социаль челтәрләре эшчәнлегенә тукталды, экстремизмга һәм терроризмга каршы пропаганда буенча басма һәм электрон ресурларның ролен аңлатты. “Маяк” газетасына язылу компаниясе барышын яктыртты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев