Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда экологик бәйрәм узды

Бүген Азнакай шәһәренең Ишкәев исемендәге ял паркында республикакүләм чара – “Татарстанда чиста булачак!” экологик акциясе узды.

Парк сабыйлар тавышыннан гөҗ итеп торды. Нарасыйларын җитәкләгән әти-әниләр, әби-бабайлар, кунаклар да аларга кушылып рәхәтләнеп җәй бәйрәмен хозур кылды. Бер урында башкаладан килгән белгечләр, экологлар лекцияләр алып барды, күрше мәйданчыкта икенчел чималдан әйберләр ясау буенча мастер-класслар үтте, башкасында уеннар, конкурслар барды. Аларда катнашучылар истәлекле призлар һәм бүләкләргә лаек булды. Бәйрәм күңелле концерт белән үрелеп барды.

Дамарка – кирәкмәгән әйберләрне тапшыру һәм үзеңә ошаганнарын сайлап алу пункты да бик күпләрне үзенә җыйды.

Әлеге акция Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып, республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, район хакимияте ярдәмендә ”Чиста булачак” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев