Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Дәүләт Советы депутаты һәм район башлыгы балаларга Кыш бабай бүләге өләштеләр (ФОТО+ВИДЕО)

Изге җомга көнендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевнең азнакайлыларны кабул итүе сабыйларны сөендергән тантанадан башланды.

Ике һәм аннан да күбрәк физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләгән гаиләләр чакырылды анда. Яшь райондашларыбызга депутатыбыз Рөстәм Нәбиулла улы һәм район башлыгы, партиянең җирле бүлек секретаре Марсель Зөфәр улы Кыш бабай бүләкләре өләштеләр. Яңа ел алдыннан “Бердәм Россия” җирле кабул итүендә шундый изге чара үткәрү инде матур гадәткә әверелде. “Бердәм Россия” фракциясе депутатларыннан бүләк-уенчыкларны һәм Дәүләт Советы депутатының быел аеруча шәп бүләкләрен сабыйлар шигырьләр сөйләп, үзләре ясаган сувенирларын да бүләк итеп, җитәкче абыйлары белән очрашуга бик сөенеп алдылар. Нарасыйлары шатлыгыннан күңелләре күтәрелгән әти-әниләр аеруча рәхмәтле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев