Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда диспансеризация буенча план 54 процентка үтәлгән

Беренче планда - диспансерлаштыру! Узган атна ахырында Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән онлайн режимындагы киңәшмәдә барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен бүгенге көннең төп бурычы шулай куелды. Инде ел башыннан ук диспансерлаш-тыруга әзерлек һәм аны үткәрү буенча максатчан эш алып барылса да, республика буенча бу өлкәдә план 56 процентка гына үтәлгән. Ел...

Беренче планда - диспансерлаштыру!

Узган атна ахырында Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән онлайн режимындагы киңәшмәдә барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен бүгенге көннең төп бурычы шулай куелды.


Инде ел башыннан ук диспансерлаш-тыруга әзерлек һәм аны үткәрү буенча максатчан эш алып барылса да, республика буенча бу өлкәдә план 56 процентка гына үтәлгән.

Ел тәмамланырга айдан чак кына артык вакыт калып бара. Азнакай районы үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин безнең районда бу күрсәткечнең 18 ноябрьгә 54 процент тәшкил итүен әйтте. Үзәк поликлиникада диспансерлаштыру үтүгә көн саен 70-80 кеше кабул ителә. Шул рәвешле, 5856 азнакайлы аны үтеп өлгергән.


- Соңгы атнада халык бик активлашты, - ди баш табиб урынбасары Ирек Газизуллин. - 521 кешегә медицина тикшерүе үткәреп өлгердек. Азнакайлыларның үз сәламәтлекләре турында кайгыртып, безнең чакыруны кабул итүе бик уңай күренеш. Әмма диспансерлаштыруга әһәмият бирмәүчеләр дә күп әле. Аларның поликлиникага - участок табиблары янына килүен көтеп калабыз.


Маммография тикшерүен үз җирлегебездә үтү мөмкинлеге тудырылу да бик яхшы. Күчмә кабинет хезмәтеннән 353 хатын-кыз файдаланган. Үзәк сырхауханә җитәкчелеге алга таба да шундый шартлар тудырылу буенча эшнең дәвам итәчәген белдерде.


Видеоконференциядә урыннардагы медицина учреждениеләре алдына бурычлар куелып, 2014 елда башланачак диспансерлаштыруга әзерлек мәсьәләләре турында да сүз барды.


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда диспансеризация буенча план 54 процентка үтәлгән