Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – чәй фабрикасы, Мерсинда - санаторий

Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Төркиягә эшлекле визит ясады. Аның белән шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов, «Шифа» җәмгыяте генераль директоры Сирин Бәдретдинов, Азнакай шәһәр Советы депутаты, «Азнакай» санаторий-профилакториесе җитәкчесе Рөстәм Дәүләтшин барды. Эш визиты кысаларында алар тугандаш Тарсус шәһәре мэры Шәүкәт Җан, Мерсин...

Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Төркиягә эшлекле визит ясады. Аның белән шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов, «Шифа» җәмгыяте генераль директоры Сирин Бәдретдинов, Азнакай шәһәр Советы депутаты, «Азнакай» санаторий-профилакториесе җитәкчесе Рөстәм Дәүләтшин барды.

Эш визиты кысаларында алар тугандаш Тарсус шәһәре мэры Шәүкәт Җан, Мерсин шәһәре мэры Борһанетдин Коҗамаз, Адана шәһәре мэры Хөсәйн Сузле һәм сәнәгать предприятеләре җитәкчеләре белән очраштылар. Мерсин һәм Адана шәһәрләрендә сәүдә-сәнәгать палаталары, агач эшкәртү һәм текстиль, качук һәм полипропилен җитештерү предприятиеләре, чәй фабрикасы белән таныштылар.

Марсель Шәйдуллин белән Борһанетдин Коҗамаз Азнакайда чәй фабрикасы ачу турында килешүгә кул куйдылар. Бу фабрикада 15 эш урыны булыр дип көтелә. Шулай ук сөт комбинатын инвестицияләү турында уңай сөйләшүләр булды.

Борһанетдин Коҗамаз Мерсин шәһәрендә «Азнакай» санаторий-профилакториесе мисалында ял һәм дәвалау үзәге ачарга нияте барлыгын белдерде.

Якын арада Төркия делегациясенең Азнакайга килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда – чәй фабрикасы, Мерсинда санаторий