Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу узачак

Быелның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу узачак. Ул барлык авыл җирлекләрен колачлап, аграр сектор, шәхси хуҗалыклар, җир участоклары - барсы да исәпләнелер, дип көтелә. Бакчачылык ширкәтләре, дача участоклары, берләшмәләре дә сан алуга кертелеп, ул берникадәр шәһәр халкына да кагылачак. Шул рәвешле, илнең авыл хуҗалыгы өлкәсе...

Быелның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу узачак. Ул барлык авыл җирлекләрен колачлап, аграр сектор, шәхси хуҗалыклар, җир участоклары - барсы да исәпләнелер, дип көтелә. Бакчачылык ширкәтләре, дача участоклары, берләшмәләре дә сан алуга кертелеп, ул берникадәр шәһәр халкына да кагылачак. Шул рәвешле, илнең авыл хуҗалыгы өлкәсе тулысы белән инвентаризация узачак.

Хәтерләсәгез, мондый сан алу 2006 елда үткән иде. Авыл хуҗалыгын барлау әнә шулай ун ел саен оештырылып тора. Быелгы программага яңалыклар да өстәлгән, әйтик хуҗалыкны алып баруда яңа алымнар куллану, кредитлар алу һәм аларның нинди максатларга тотылуы, федераль һәм республика бюджетыннан субсидия һәм дотацияләр алуга кагылышлы сораулар да булачак.

Безнең районда да авыл хуҗалыгы санын алуга әзерлек эшләре тулы куәтенә бара. 23 сан алучы бүгенге көндә уку-өйрәнү үтә. Алар махсус киемнәрдән - шапка, жилеттан йөриячәк. Шулай ук махсус портфельләр белән тәэмин ителәләр. Әлбәттә инде, сан алучы таныклыклары да булачак.

Сүз уңаеннан шунсын да әйтергә кирәк, Татарстанда сан алуга 480 мең объект кертелгән. Республикадагы 721 авыл хуҗалыгы оешмалары, төрле оешмалар каршында төзелгән 186 ярдәмчел хуҗалык, 3023 крестьян-фермер хуҗалыклары, 373 шәхси эшмәкәр, 403439 шәхси хуҗалыклар, бакча участогы һәм терлекләре булган 40 меңнән артык шәһәр кешесе, 1373 бакчачылык ширкәтләре һәм алардагы 29784 участок исәпләнеп, аларга кагылышлы мәгълүматлар тупланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу узачак