Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда браконьерлар арткан

Районыбыз үзенең төзеклеге һәм матурлыгы белән дан тота. Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин муниципаль берәмлекләрне төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалыгында зур уңышларга ирешкән бер төркем җитәкчеләргә республикакүләм бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров оператив хәлгә анализ ясап, юл-транспорт вакыйгаларының элеккечә кискен...

Районыбыз үзенең төзеклеге һәм матурлыгы белән дан тота. Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин муниципаль берәмлекләрне төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалыгында зур уңышларга ирешкән бер төркем җитәкчеләргә республикакүләм бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров оператив хәлгә анализ ясап, юл-транспорт вакыйгаларының элеккечә кискен калуын билгеләп үтте. Узган атнада кеше гомеренә кул салу очраклары булган: бер кеше үлгән, икенчесе авыр хәлдә сырхауханәгә озатылган. Ул шулай ук браконьерлык очраклары артуын ассызыклап, аучылык белән шөгыльләнүчеләр өчен закон таләпләре катгый сакланырга тиешлегенә басым ясады.
Киңәшмәдә шулай ук Яңа ел бәйрәменә әзерлек, аны хәвефсез үткәрү турында мәсьәләләр тикшерелде.

Фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/637798.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда браконьерлар арткан