Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Безнең кадерле ветеран” проекты гамәлдә

"Бердәм Россия"нең Татарстандагы бүлеге узган елның апрель аеннан "Безнең кадерле ветеран" дип аталган яңа проектны тормышка ашыра башлады. Аның максаты - район сырхауханәләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар булдыру, аларны тиешле шартлар белән тәэмин итү. Партиянең Азнакай бүлекчәсе беренче көннәрдән үк проектны хуплап алды һәм аның секретаре Марсель...

"Бердәм Россия"нең Татарстандагы бүлеге узган елның апрель аеннан "Безнең кадерле ветеран" дип аталган яңа проектны тормышка ашыра башлады. Аның максаты - район сырхауханәләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар булдыру, аларны тиешле шартлар белән тәэмин итү. Партиянең Азнакай бүлекчәсе беренче көннәрдән үк проектны хуплап алды һәм аның секретаре Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә ул тормышка ашырыла да башлады. Бу башлангычка оешма-предприятиеләр коллективлары да актив кушылып, шул рәвешле, проект азнакайлыларны изге гамәлгә берләштерде.

Шушы вакыт эчендә район үзәк сырхауханәсендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен барлык уңайлыклары булган 12 палата эшләнде. Травматология һәм кардиология, гинекология бүлекләрендә Азнакай УТТсы, "ТатнефтьРемСервис", "Горизонт", "Танефтетранс" ремонтлаган һәм җиһазлаган палаталар пөхтәлеге, заманча булуы белән аерылып тора. "Азнакайнефть", УАД, "Нефтемаш", "Бурение", нефть кудыру станциясе, "ВостокнефтеСпецмонтаж" коллективлары эше дә ветераннарыбыз күңеленә хуш килеп, бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетелә. Өй шартларына туры китереп, уңайлы итеп ясалган бүлмәләрне җиһазлауга районның оешма-учреждениеләре, сырхауханәнең үзе, эшмәкәрләр тарафыннан барсы 2 миллион сум акча тотылды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин ветераннар өчен ясалучы палаталардагы эшләр барышын шәхси контролендә тотты. Ул сырхауханәдә еш булып, күчмә утырышлар уздырды, биредә дәваланучы ветераннарның хәл-әхвәлен белешеп торды, медперсонал белән аралашты.

Ветераннар өчен палаталар һәр бүлектә дә бар. Алар нигездә ике урынлы, якты, җылы, иркен. Һәркайсының ишегенә бүгенге көндә дәваланучы ветеранның исеме язып куелган.

-Сугышның бар ачысын күреп, җиңеп кайткан райондашларга шундый хөрмәт күрсәтелүенә күңелебез булды, -дип фикерләрен җиткерергә ашыкты бүлекләрнең берсендә дәваланган Зөлфирә ханым Ганиева. - Ветеран ятуын белгәч, бу палатага еш кереп хәлен белешәбез, сөйләшеп утырабыз, нигә дә булса мохтаҗ түгелме, дип сорашабыз.

Палаталарның берсе дә буш тормый. Тыл фидакарьләре, сугышчыларның тол хатыннары, шул чор балаларына да игътибар зурдан.

-Ветераннарыбыз турында кайгырту, аларга тиешле ярдәм күрсәтү беркайчан да тукталырга тиеш түгел. Алар безнең игътибар-хөрмәтне һәрдаим тоеп яшәсен! - Марсель Шәйдуллинның җитәкчеләр, азнакайлылар белән һәр киңәшмә, җыелыш, очрашуда әйтеп, искәртеп тора торган бик урынлы сүзләре бу.

Лиза Нурлыева, автор фотосы

Сүз уңаеннан, республикада ветераннар өчен шундый 500гә якын палата бар. Проектны тормышка ашыру өчен республика казнасыннан 13 миллион сум бирелгән, шулай ук муниципаль берәмлекләр дә үз өлешен керткән. Иганәчеләрдән кергән ярдәм исә 36 миллион сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Безнең кадерле ветеран” проекты гамәлдә