Азнакайда беренче көзге ярминкә оештырылачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда беренче көзге ярминкә оештырылачак

Ярминкә иртәнге сәгать 9да башлана

Шимбә көнне – 22 сентябрьдә "Шифа" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда беренче көзге ярминкә оештырыла. Биредә отышлы бәядән ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, ашлык кебек сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукцияләре һәм башка бик күп товарлар тәкъдим ителәчәк. Ярминкә иртәнге сәгать 9да башлана. Рәхим итегез!


Нет комментариев