Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бер әни баласын кыйнаган өчен хөкемгә тартылган

Кайбер әти-әниләрнең үзләренең балигъ булмаган балаларын кыйнау, аларга тән авыртуы гына түгел, җан газабы да тудыру очраклары булып тора. Мәсәлән, районда яшәүче гр. Ч. кызының бакчага су сипмәвен сәбәп итеп, аңа берничә тапкыр кулы белән суга. Бу хәл узган ел җәй көне була. Шундый очраклар кабатлана тора, икенче юлысы инде...

Кайбер әти-әниләрнең үзләренең балигъ булмаган балаларын кыйнау, аларга тән авыртуы гына түгел, җан газабы да тудыру очраклары булып тора.

Мәсәлән, районда яшәүче гр. Ч. кызының бакчага су сипмәвен сәбәп итеп, аңа берничә тапкыр кулы белән суга. Бу хәл узган ел җәй көне була. Шундый очраклар кабатлана тора, икенче юлысы инде шактый гына "кәефләнеп" алган әни кеше кызын энесен балалар бакчасыннан алмауда гаепли һәм аның аркасына, аякларына суга.


Соңгысында ана кызын егетләр белән аралашкан, өйгә соң кайтканы өчен кыйный. Кыз баланың йөзендә күгәргән эзләр барлыкка килә.


Суд барышында ана балигъ булмаган кызын тәрбияләүдә җибәргән хаталарын тулысы белән таный, үкенә. Җәза карарын чыгарганда гаепләнүченең балигъ булмаган ике баласы булуы да исәпкә алына. Әмма даими рәвештә баласын кыйнаган анага җәза бирелми калмый: ул 1 ел да 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Карар әлегә үз көченә кермәгән.


Бу әти-әниләргә сабак булсын, балигъ булмаган балаларның да үз хокуклары булуын онытмасыннар иде.


Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бер әни баласын кыйнаган өчен хөкемгә тартылган