Азнакайда бер атна эчендә ашыгыч ярдәм станциясенә 641 мөрәҗәгать булган
Бәйрәмнәр чорында (1-9 ноябрь) ашыгыч ярдәм хезмәтенә 641 мөрәҗәгать булган. Көннәр салкыная башлауга ОРЗ авырулары да күбәя. Салкын тиеп чирләгән 181 кешенең күбесе балалар. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле 14 очракның 9ында пациентлар Әлмәттәге үзәкләргә илтелгән. Шушы чорда гына 2 азнакайлының үз-үзенә кул салу очрагы булу аеруча хәвеф тудыра. "Әти-әниләр,...
Бәйрәмнәр чорында (1-9 ноябрь) ашыгыч ярдәм хезмәтенә 641 мөрәҗәгать булган. Көннәр салкыная башлауга ОРЗ авырулары да күбәя. Салкын тиеп чирләгән 181 кешенең күбесе балалар. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле 14 очракның 9ында пациентлар Әлмәттәге үзәкләргә илтелгән. Шушы чорда гына 2 азнакайлының үз-үзенә кул салу очрагы булу аеруча хәвеф тудыра. "Әти-әниләр, өлкәннәр балаларга игътибарлырак булсыннар иде. Вакытында психолог ярдәме алу да мондый күңелсез очракларга юл куймас", - ди ашыгыч ярдәм хезмәтенең өлкән фельдшеры Рушания Юлтимирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев