Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 12 палата эшләнәчәк

"Безнең кадерле ветераныбыз" республика акциясенең районыбызда ни рәвешле тормышка ашырылуы турында "Маяк" газетасы битләрендә әледән-әле яктыртып киләбез. Шушы көннәрдә район үзәк сырхауханәсендә булып, бу юнәлештә эшләр барышы белән янә кызыксынып алдык. Акция кысаларында район үзәк сырхауханәсендә оешма-предприятиеләр көче белән Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар эшләнүен хәбәр иткән идек...

"Безнең кадерле ветераныбыз" республика акциясенең районыбызда ни рәвешле тормышка ашырылуы турында "Маяк" газетасы битләрендә әледән-әле яктыртып киләбез. Шушы көннәрдә район үзәк сырхауханәсендә булып, бу юнәлештә эшләр барышы белән янә кызыксынып алдык.

Акция кысаларында район үзәк сырхауханәсендә оешма-предприятиеләр көче белән Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар эшләнүен хәбәр иткән идек инде. Район җитәкчелегенең бу изге эшкә кушылу турында мөрәҗәгатен җирлегебезнең нефть, транспорт тармакларының эре хезмәт коллективлары хуплап алды һәм күпләре кичекмәстән эшкә дә кереште. "Азнакайнефть" (Рәзиф Галимов җитәкчелегендә), "УТТ" (Александр Попов), "Нефтетранс" (Рамил Измайлов), "Татнефть - АзнакайРемСервис" (Олег Рябченко), УАД (Зөфәр Дәүләтшин) предприятиеләре көче белән булдырылган терапия, травматология, хирургия, кардиология бүлекләрендәге бу бүлмәләрдә ветераннарыбызга барлык уңайлыклар тудырылган. Шартлар өйдәгедән бер дә ким түгел: уңайлы ятак, тумбалар, телевизор, суыткыч, душ кабинасы, ялтырап торган санитария җиһазлары, өлкәннәргә торыр-утырыр, бүлмәдә йөрер өчен махсус тотынгычлар... "Нефтетранс" җәмгыяте палатада әлегә кадәр булмаган санитария бүлмәсен өр-яңадан ясап куйган.

Ике кешелек бу палаталар иркен, чиста, якты, җылы. Сырхауханәнең дәвалану бүлекләрендә алар нигездә икешәр итеп, барсы 12 палата булачак. Янә бер палата көндезге стационарда урнашкан. Бүгенге көнгә шундый 5 палата инде әзер, аларда ветераннарыбыз дәвалану ала. "Нефтемаш" заводы да (Марат Гайсин) үзенә беркетелгәнендә эшне төгәлләп килә. Калган оешма-предприятиеләр дә мөмкинлектән чыгып, эшне тизләтү ягында.


-Оҗмахта ятам, - диде бүлекләрнең берсендә дәвалану алган тыл ветераны Саймә апа Зәйнуллина. -Без, тыл ветераннарына да менә шундый кайгырту күрсәткәннәре, бөтен мөмкинлекләрне тудырганнары өчен җитәкчеләребезгә мең рәхмәтле.


Әйе, илгә Җиңү алып кайткан, сугыш чорында тылда бар авырлыкларны үз җилкәләрендә үткәргән ветераннарыбызга хәзер әллә ни күп кирәкми. Менә шушы гади генә шартлар-уңайлыкларга да күңелләре рәхмәт белән тулган. Алар өчен бүген иң мөһиме - җан җылысын, үзләренә кадер-хөрмәт барлыгын тою.


Лиза Нурлыева,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 12 палата эшләнәчәк