Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда башкарыласы эшләрнең яртысы төгәлләнгән

Җәй - төзелеш, ремонт, төзекләндерү чоры. Төзелеш өчен уңай вакытны һич тә күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Шуңа да шәһәребез, районыбызда кая карама төзелеш, ремонт эшләре бара. Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы районыбызда ничегрәк үтәлә икән? Әнә шундый сораулар белән торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимовка мөрәҗәгать иттек. -...

Җәй - төзелеш, ремонт, төзекләндерү чоры. Төзелеш өчен уңай вакытны һич тә күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Шуңа да шәһәребез, районыбызда кая карама төзелеш, ремонт эшләре бара. Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы районыбызда ничегрәк үтәлә икән? Әнә шундый сораулар белән торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимовка мөрәҗәгать иттек.

- Күп фатирлы торак йортларда капремонтны тормышка ашыру буенча республика программасы районыбызда тулысынча гамәлдә. Эшләр алдан ук махсус төзелгән график нигезендә алып барыла, соңга калу буенча проблемалар юк. Кагыйдә буларак, алданрак кичектергесез эшләр башкарыла. Быел да халык үтенече буенча һәр елдагыча түбәләрне ябу, йортларны тышлау һәм җылыту эшләренә күбрәк игътибар бирелә. Әлбәттә, инженерлык челтәре, су белән тәэмин итү системасына һәм башка ремонт эшләре дә үткәрелә. Бүгенге көндә планлаштырылган эшләрнең 50 проценты үтәлде инде. Район һәм шәһәр җитәкчелеге инициативасы һәм ярдәме белән быел капремонт эшендә сыйфатлы, яңа, заманча материаллар кулланыла. Мисалга, Тукай ур.4 нче, Нефтьчеләр ур. 13,17нче,Төзүчеләр ур. 12 "а" йортларын төзекләндерү, фасадны тышлауны алырга була. Бу үз чиратында эшне тагын да сыйфатлырак башкарырга һәм шәһәребезнең йөзен матурлауда зур этәргеч бирәчәк.

- Капиталь ремонтны финанслау мәсьәләсенә дә кагылыйк әле.

- Быел Азнакай районында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча Федераль закон чикләрендә һәм адреслы муниципаль программа нигезендә районда 28 йортка 81 млн. 633 мең сумнан артык (төрле финанслау чыгымнарын исәпкә алып) күләмендәге суммага капиталь ремонт уздыру планлаштырылган. Быел Азнакай шәһәрендә - 23 ; Актүбә бистәсендә - 4, Чалпы авылында - 1 йортка капиталь ремонт үткәрелә. Соңгы вакытта торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә кайбер яңалыклар, үзгәрешләр кертелү сәбәпле, финанслау өлкәсендә бераз проблемалар булып алды. Әмма шушы атналарда бу мәсьәлә чишелер дигән өметтә калабыз. Барлык республика программалары да үзвакытында үтәлергә, 31 августка кадәр капремонт буенча барлык эшләр дә тәмамланырга , объектлар дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул ителеп алынырга тиеш. Иң мөһиме - барысын да сыйфатлы һәм вакытында башкарырга кирәк.

- Подрядчылар эшчәнлегенә дә тукталып үтсәгез иде.

- Әйе, подрядчыларның да төрлесе бар. Мәсәлән, "СМУ" ҖЧҖ, "Азимутстрой" ҖЧҖләр кайбер объектларда эшләрен тулысынча тәмамларга да өлгерделәр инде. Хәзер алар башкаларына күчтеләр. "Азнакай ПМК", "Инженерлык челтәре" ҖЧҖ коллективлары һәм башкалар да үз эшенә намус белән карыйлар. Финанслау өлкәсендә кайбер проблемалар тууга да карамастан, алар үз хисапларына, я булмаса бурычка алып булса да эшләрен дәвам итәләр.

- Капремонт барган йортларда яшәүчеләр кайчагында канәгатьсезлекләр дә белдерәләр. Безнең редакциягә дә шалтыратып торалар.

- Кешеләрнең яшәгән җирләре, йортлары өчен битараф булмаулары, җитешсезлекләр турында борчылулары гадәти күренеш. Бу шулай булырга тиеш тә. Аларның капиталь ремонт эшләрен контрольдә тотарга, җитешсезлекләр турында ТСЖ, торак-коммуналь хуҗалыгы департаментына мөрәҗәгать итәргә, киңәш-тәкъдимнәрен төзүчеләр белән уртаклашырга тулы хокуклары бар.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда башкарыласы эшләрнең яртысы төгәлләнгән