Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бары тик ике генә урында салют аттырырга ярый

Татарстанда 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашуга, пиротехника әйберләре иң популяр товарга әйләнә. Әмма аларны сату, саклау кагыйдәләрен үтәмәү, дөрес кулланмау нәтиҗәсендә янгын куркынычы арта.

Бәйрәмнәребез бәла-казасыз, күңелле узсын өчен кайбер кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.

Беренчедән, пиротехник эшләнмәләрне бары тик махсуслашкан кибетләр яки бүлекләрдән генә сатып алыгыз! Аларны саклау шартлары сакланмаган урыннардан алудан ерак торыгыз. Тиешле температура, дымлылык сакланмаган очракта алар эшләмәскә яисә кулда шартларга мөмкин. Пиротехника эшләнмәләренең сертификация таләпләренә күзсалуда зыян итмәс . Шулай ук аларны куллану турында белешмә дә булырга һәм ул рус телендә язылырга тиеш. Пиротехника эшләнмәләрен җылыту приборлары янәшәсендә тоту катгый тыела!

Бу көннәрдә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре бәйрәмнәр уздырылучы биналарда күзәтү-профилактика чаралары үткәрә, пиротехника белән сату иткән урыннар шулай ук игътибар үзәгендә.

Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

Азнакайда бары тик ике генә урында “Юбилейный” стадионында һәм “Тарсус” паркында салют аттырырга ярый. Башка җирдә тотыласыз икән, штраф түләргә туры киләчәк!

Булат Шәйхетдинов, Азнакай районы буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев