Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда авыл туризмын үстерергә ниятлиләр

Алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү һәм гражданнарның спиртлы суррогатлар белән агулану очракларын булдырмау максатыннан, район территориясендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан "Алкоголь" оператив-профилактик операциясе бара. Жиде көн эчендә полиция хезмәткәрләре биш административ хокук бозу очрагын ачыклаган. - Узган атнада машинадан гына спиртлы эчемлекләр саткан азнакайлы тоткарланды, - дип белдерде дүшәмбе...

Алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү һәм гражданнарның спиртлы суррогатлар белән агулану очракларын булдырмау максатыннан, район территориясендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан "Алкоголь" оператив-профилактик операциясе бара. Жиде көн эчендә полиция хезмәткәрләре биш административ хокук бозу очрагын ачыклаган.
- Узган атнада машинадан гына спиртлы эчемлекләр саткан азнакайлы тоткарланды, - дип белдерде дүшәмбе киңәшмәсендә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров. - Машинадан 1,5 литр күләмле 12 пластик шешә табылды. Бүген закон бозучыга карата җинаять эше кузгату турында сүз бара.
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алкоголь продукциясен сатуда катгый контроль булырга тиешлегенә басым ясады һәм яшүсмерләр эчкечелеге проблемасына аеруча игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
Бүген районда 11 патриотик оешма үз эшчәнлеген алып бара. Алар арасында туристик клублар да бар. Оешмалар тарафыннан алып барылган чаралар белән киңәшмәдә катнашучыларны "Патриот" фонды директоры Данис Мусин таныштырды. Наҗәт Нәгыймов районда авыл туризмын үстерергә кирәклеген билгеләп үтте.
- Районыбызның һәр авылы бай тарихлы, аларны бөтен дөнья белерлек итеп танытырга, туристларны кызыксындырырга кирәк. Бездә туристларны алып барыр урыннар да, күрсәтерлек эшләр дә, игътибарны җәлеп итәрлек яңалыклар да җитәрлек. Бу юнәлештә без барыбыз бергәләп эшләргә тиеш. Теләк булса, максатка ирешеп була, - диде район башлыгы урынбасары.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да санаулы көннәр генә калып килә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчеләр алдына шәһәр урамнарын апрель уртасына бәйрәмчә бизәүне максат итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда авыл туризмын үстерергә ниятлиләр