ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Көз - чебешләрне санар гына түгел, сатар чак та. Үзебезнең туфракта үскән ипекәйгә, кош-корт, мал-туар ите-сөтенә, болын-кырлардагы чәчәкләрдән җыелган затлы балга җитәме соң! Сыйфатлы да, тәмле дә, файдалы да... Крестьян-фермер хуҗалыклары, бу муллыкны үз ихаталарында җитештергән авыл халкы алар белән уртаклашып, итен, сөтен, балын-маен дигәндәй, 29 августта шәһәребезнең Ишкәев паркында...

Көз - чебешләрне санар гына түгел, сатар чак та. Үзебезнең туфракта үскән ипекәйгә, кош-корт, мал-туар ите-сөтенә, болын-кырлардагы чәчәкләрдән җыелган затлы балга җитәме соң! Сыйфатлы да, тәмле дә, файдалы да... Крестьян-фермер хуҗалыклары, бу муллыкны үз ихаталарында җитештергән авыл халкы алар белән уртаклашып, итен, сөтен, балын-маен дигәндәй, 29 августта шәһәребезнең Ишкәев паркында 17.00 сәгатьтә ачылачак ярминкәдә тәкъдим итәчәк. "Азнакайныкын сатып ал!" акциясендә үз җирлегебездә җитештерелгән азык-төлекне татып карап, бәяләү мөмкинлеге дә бирелә. Көзге муллыктан файдаланып калыйк, җәмәгать.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Нет комментариев