Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Алтын ачкыч” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә Татарстан Республикасының журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" бүләге иясе, язучы Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Очрашуга әсәрнең төп герое булган Татарстанның баш казые, Балтач районы баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев та чакырылган иде. Кичәне "Әссәләмәгаләйкүм" җыры белән нәни...

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә Татарстан Республикасының журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" бүләге иясе, язучы Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Очрашуга әсәрнең төп герое булган Татарстанның баш казые, Балтач районы баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев та чакырылган иде. Кичәне "Әссәләмәгаләйкүм" җыры белән нәни кызчык Камилә башлап җибәрде. Сукаеш авылы китапханәчесе Илсөяр Дәүләтова тамашачыларны язучының үзе һәм яңа китабы белән таныштырды. Китапханәчеләребез Фәүзия Исламова һәм Әлфия Фәйзуллинаның китаптан өзекләрне сәнгатьле итеп укулары, Вәсимә Фәхриеваның мөнәҗәт әйтүе беркемне дә битараф калдырмады. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Гөлсинә Галимуллинага үзенең изге теләкләрен белдереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Җәлил хәзрәтнең вәгазьләре йөрәкләргә үтеп керде. Аның Татарстанның Баш казые икәнен белсәк тә, бер җирдә дә шәхси тормышы хакында язмалар очратканыбыз юк иде. Кайда туган, дингә ничек килгән, бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә? Бу сорауларга җавапны "Алтын ачкыч" китабында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Алтын ачкыч” китабын тәкъдир итү кичәсе узды