Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда алдан сайлауның өченче көне уза

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уздырыла. Президент Рөстәм Миңнехановның Татарстанның социаль-икътисади үсешен тәэмин итү һәм сәяси тотрыклылыкны саклау курсын яклау буенча бөтенхалык референдумы буларак, бу сайлау аеруча зур әһәмияткә ия. Әмма барлык сайлаучыларның да бу көнне сайлау участогына килергә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә сайлаучыларга...

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уздырыла. Президент Рөстәм Миңнехановның Татарстанның социаль-икътисади үсешен тәэмин итү һәм сәяси тотрыклылыкны саклау курсын яклау буенча бөтенхалык референдумы буларак, бу сайлау аеруча зур әһәмияткә ия.


Әмма барлык сайлаучыларның да бу көнне сайлау участогына килергә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә сайлаучыларга алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. Һәр яшәүче 14 сентябрьдәме, аннан алдамы сайлавына карамастан, үз конституцион хокукыннан файдалана ала.


Җитди сәбәпләр (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку режимы, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын үтәү, бакча участогында эшләү, сәламәтлек торышы һәм башкалар) аркасында үз сайлау участогында тавыш бирә алмаган сайлаучылар алдан тавыш бирә ала. Шәһәрдән чыгып китү дә җитди сәбәпкә керергә мөмкин.


Алдан сайлаулар 2014 елның 3 сентябреннән 9 ына кадәр чорда, территориаль сайлау комиссияләрендә, ә 10-13 сентябрьдә участок сайлау комиссияләрендә уздырыла.


Эш көннәрендә сайлау комиссияләре 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбедә 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли.

Территориаль сайлау комиссиясе адресы: Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22 нче йорт, 4 нче бүлмә.

Телефон: (85592) 7-26-31; 7-24-12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда алдан сайлауның өченче көне уза