Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда африка чумасыннан саклык чаралары күрелә

Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, дуңгызларда африка чумасы буенча республикада хәл киеренке кала бирә.

Шушы көннәрдә Чувашия һәм Мордовиядән кертелгән тутырмаларда әлеге вирусның ДНКсы табылган. Африка чумасы чирен таратмау буенча республикада саклык чаралары көчәйтелә. Азнакай ветеринария берләшмәсе ветеринария хезмәте белән килешмичә шәхси хуҗалыкларга читтән дуңгызлар алып кайту, махсус билгеләнмәгән урыннарда дуңгызларны чалу һәм аларның итен, башка продукциясен куллану һәм сату, калдыкларын җирдә калдыру, аларны пешермәгән терлек һәм азык-төлек калдыгы белән ашату тыелганлыгын искәртә. Ә имин булмаган өлкәләрдән хайваннар һәм терлек азыгы алып кайту бөтенләй рөхсәт ителми. Хуҗалыкта дуңгыз үлгәндә кичекмәстән 7-19-99 телефоны буенча ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев