Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 88 яшьлек әби самолетта очу хыялын тормышка ашырган

Бу көннәрдә Флюра Логман кызының самолетта очуы күпләрне сокландырды.

Кем генә самолетка утырып, үзе яшәгән шәһәр яки авыл өстен очып әйләнү турындагы татлы хыял белән янмый икән?! Бик нык теләсәң, хыяллар тормышка аша, диләр. Ә Азнакайда моның өчен әллә кайларга барып та йөрисе түгел. Быел, гомумән, азнакайлыларга самолет җене кагылган дисәң, һич арттыру булмас. Очышлар өчен һава торышы да рас килеп торды. Таң аттымы, зәңгәр күк йөзен лачын кебек иңләп самолет оча.

– Чит яклардан килүчеләр дә бихисап. Күпләрне Чатыр Тау өстеннән очу кызыксындыра, – ди очучы Илдар Фазуллин.

Аның самолет штурвалы артына утыруына да инде 17 елдан артык вакыт үтеп киткән.

Әле бу көннәрдә 88 яшьлек Флюра Логман кызының самолетта очуы күпләрдә соклану уятты.

– Шәһәр өстеннән очкан самолетны күреп, бер очып карыйсы иде дип кызыгып карап калган идем, туган көнемә кызым, уйламаганда, шундый зур бүләк ясады. Очыш вакытында алган тәэсирләрне әйтеп-сөйләп кенә дә бетерерлек түгел, – ди Флюра апа.

– Без үзебез Чиләбе өлкәсендә яшибез. Азнакай бик матур шәһәр, урамнарына-паркларына сокланып туймаслык, бар җир төзекләндерелгән, каралган, уңайлыклар тудырылган. Ә самолетта очкач, шәһәргә тагын да ныграк гашыйк булдым, – ди Флера апаның кызы Флорида Жаркеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев