Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 28 күпкатлы йортка капиталь ремонт ясалачак

Быел күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча Федераль закон чикләрендә һәм адреслы муниципаль программа нигезендә районда 28 йортка 81 млн. 633 мең 528 сум күләмендәге суммага капиталь ремонт уздыру планлаштырылган. Шул исәптән, Азнакай районында 23 йортка - 70 млн. сумга; Актүбә бистәсендә 4 йортка - 12 млн сумга, Чалпы авылында...

Быел күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча Федераль закон чикләрендә һәм адреслы муниципаль программа нигезендә районда 28 йортка 81 млн. 633 мең 528 сум күләмендәге суммага капиталь ремонт уздыру планлаштырылган. Шул исәптән, Азнакай районында 23 йортка - 70 млн. сумга; Актүбә бистәсендә 4 йортка - 12 млн сумга, Чалпы авылында 1 йортка - 625 мең сумга якын күләмдә. Кайсы йортка нинди эшләр үткәрү буенча капиталь ремонт эшләре планы алдан ук төзелеп куела. Нигездә искергән йортларны тәртипкә китерү игътибар үзәгенә алына. Быел да һәр елдагыча түбәләрне ябу (барлыгы 15 йортның түбәсе төзекләндереләчәк), фасадларны җылыту, инженерлык челтәре һәм су белән тәэмин итү системасына һәм башка ремонт эшләре үткәреләчәк. Әлегә эшләр башланмаган әле. Татарстан Министрлар Кабинеты карары булганнан соң, подрядчылар сайланып, төзүчеләр эшкә керешәчәк.

Әлбәттә, яшәүчеләр үзләре дә капиталь ремонт эшләрен контрольдә тотарга, җитешсезлекләр турында ТСЖ, торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать итә, киңәш-тәкъдимнәрен төзүчеләр белән уртаклаша алалар. Мәсәлән, фасадларны җылыту эшләре күпчелек халык мөрәҗәгате буенча башкарыла. Көннәр җылытып, җир кипшерүгә ремонт эшләре тулы куәтенә башланып китә. Иң мөһиме - барысын да сыйфатлы һәм вакытында башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 28 күпкатлы йортка капиталь ремонт ясалачак