Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 2 кешенең гомерен өзгән исерек шоферны төрмәгә япканнар

Ни кызганыч, кайбер машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен санга да сукмый, ә инде салып алгач, бигрәк тә. Бик яхшы йөргән, тәҗрибәле шоферны да аракы юл фаҗигасе сәбәпчесенә әйләндерә. Көннәрнең берендә полициянең кизү бүлегенә Азнакай-Сарман юлында авария ясалу турында хәбәр килә. Йөк төялгән КамАЗ машинасы белән исерек хәлдә идарә иткән К....

Ни кызганыч, кайбер машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен санга да сукмый, ә инде салып алгач, бигрәк тә. Бик яхшы йөргән, тәҗрибәле шоферны да аракы юл фаҗигасе сәбәпчесенә әйләндерә.


Көннәрнең берендә полициянең кизү бүлегенә Азнакай-Сарман юлында авария ясалу турында хәбәр килә. Йөк төялгән КамАЗ машинасы белән исерек хәлдә идарә иткән К. юл йөрү кагыйдәсен бозып, Дүсем авылына җиткәндә тизлекне тиешлектән арттыра һәм юл хәрәкәтендә куркыныч тууын абайлап, каршы якка чыга һәм үз юлы белән килгән ВАЗ-21140 автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә, тән җәрәхәтләре алган ике кеше һәлак була.


Әлеге җинаять эше аерым тәртип нигезендә каралды. Судта авария сәбәпчесе К. гаебен танып, кылганы өчен бик нык үкенүен белдерде, зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 3 ел вакытка мәхрүм ителеп, 2 елга колониягә җибәрелде.


Җинаять кылынган, инде үкенүдән файда юк. Юл фаҗигасендә һәлак булган бер гаепсез кешеләрне дә тормышка кире кайтарып булмый. Менә шундый яман хәлләргә тарымас өчен бары тик исерек хәлдә руль артына гына утырмаска кирәк тә бит, нишләп шуны аңламыйбыз икән?!


А.Сөнгатуллина, судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 2 кешенең гомерен өзгән исерек шоферны төрмәгә япканнар