Азнакайда көзге каникулда 21 мәктәп яны лагеры эшли.
Аларда 634 укучы йөри. Күпчелегендә "Акыллы каникуллар" юнәлешендә эш алып барыла. Укучылар югары уку йортлары белгечләре һәм укытучылар ярдәмендә имтиханнарга конкурс, олимпиадаларга өстәмә әзерләнәләр.
Түбән сыйныфлар өчен спорт һәм интеллектуаль уеннар оештырыла.
Шулай ук "Татнефть" җәмгыятенең экологик программасы буенча районнан 98 бала "Берёзка" ял-сәламәтләндерү лагерында ял итә.
"Азнакай" санаториесендә 145 бала сәламәтлеген ныгыта.
Нет комментариев