Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 100 яшен тутырган Зинаида Синявскаяны котладылар

Азнакай шәһәрендә гомер итүче Зинаида Синявская республикабыз чордашы – бу көннәрдә ул да үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл һәм мәгариф ветеранын олпат юбилее белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм барлык азнакайлылар исеменнән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, элеккеге коллегалары котлады.

Зинаида Михайловна 1920 елның 20 декабрендә Стәрлетамак шәһәрендә дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа педагогия институтына укырга керә. Әмма студент еллары дәһшәтле сугыш чорына туры килеп, аңа хезмәт юлын шәһәрдәге хәрби заводта башларга туры килә. Дүрт елы фронтка корал җитештереп үтә аның.

1945 елда Евгений Федорович белән танышып, гаилә коралар, бер-бер артлы 3 кызлары туа. Азнакайда нигез корып, гаилә тату, матур гомер кичерә.

Зинаида Михайловна шәһәребезнең 3 нче урта мәктәбендә хезмәт дәресе укыта һәм лаеклы ялга чыкканчы укучы кызларны тегү, аш-су әзерләү серләренә төшендерә, ягъни хуҗабикәләр әзерли.

Бүгенге көндә йөзъяшәр шәһәрдәшебез кызлары Лариса һәм Людмила тәрбиясендә яши. Ул 4 оныкның әбисе, 8 оныкчыкның дәү әбисе. Колагы бераз катыланса да, Зинаида Михайловна үзен-үзе йөртә, көн яңалыклары белән танышып тора, лупа кулланып булса да, кроссвордлар да чишә әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев