Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай үзешчәннәре һөнәрманнар дәрәҗәсен күрсәтте

Быел предприятие-оешмаларның үзешчән сәнгать коллективлары арасында үткәрелә торган смотр-конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, районыбыз оешуга 85 ел тулга һәм Кино елына багышланды. Иҗади бәйге 16 марттан 11 апрельгә кадәр барды. Анда 600 дән артык кеше катнашты. Смотр коллективларның һөнәрманнар дәрәҗәсендәге югары осталыгын күрсәтте. Чыгыш ясаучылар Тукай...

Быел предприятие-оешмаларның үзешчән сәнгать коллективлары арасында үткәрелә торган смотр-конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, районыбыз оешуга 85 ел тулга һәм Кино елына багышланды. Иҗади бәйге 16 марттан 11 апрельгә кадәр барды. Анда 600 дән артык кеше катнашты.

Смотр коллективларның һөнәрманнар дәрәҗәсендәге югары осталыгын күрсәтте. Чыгыш ясаучылар Тукай әсәрләренең тирәнлеген, шагыйрь образын ачып сала алдылар. Шулай ук кинофильмнардан туган як темасына багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. Смотр жанрларның төрлегелеге белән аерылып торды.

Мәдәният сараенда гала-концертта иң яхшы 13 коллектив чыгыш ясады. Быел гран-прины мәгариф идарәсе коллективы яулады. Беренче урынга җылылык челтәре предприятиесе һәм "Азнакайнефть" идарәсе коллективлары лаек булды. Район үзәк сырхауханәсе һәм Азнакай технологик транспорт идарәсе - икенче урында. Бораулау эшләре предприятиесе, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенче күптармаклы производство предприятиесе, электр челтәрләре, политехник көллият коллективлары өченче урынны бүлештеләр.

Шулай ук аерым номинацияләр буенча да урыннар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай үзешчәннәре һөнәрманнар дәрәҗәсен күрсәтте