Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай йортларына җылы бирелде

Көзге көнгә ышаныч юк. Җәй кебек кояшлы көннәре дә, үзәкләргә үткән салкыннары да бар. Әмма көзләрдән соң яз килми. Алда - кыш. Без аңа әзерме, кышын туңмасбызмы? Объектларны җылыту буенча җаваплы оешма җитәкчеләренә әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Шул ук вакытта яшәүчеләргә дә мөрәҗәгатҗ иттек. Азат Мирмиев, Азнакай җылылык...

Көзге көнгә ышаныч юк. Җәй кебек кояшлы көннәре дә, үзәкләргә үткән салкыннары да бар. Әмма көзләрдән соң яз килми. Алда - кыш. Без аңа әзерме, кышын туңмасбызмы? Объектларны җылыту буенча җаваплы оешма җитәкчеләренә әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Шул ук вакытта яшәүчеләргә дә мөрәҗәгатҗ иттек.

Азат Мирмиев, Азнакай җылылык челтәре предприятиесе җитәкчесе: Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә җылыту сезоны 19 нчы сентябрьдә башланды. Шушы ук көнне Азнакай шәһәрендә ремонт-профилактика эшләреннән соң, кайнар су бирү дә яңартылды. Предприятие санаулы көннәр эчендә җылыту чыганагына ремонт һәм ревизия ясады. Кайнар су җибәргән чорда биш су агу очрагы ачыкланды. Аларның барысы да 19-20 сентябрьдә төзәтелде.

Җылы бирү алдыннан "Ростехнадзор" органнары тарафыннан тикшерүләр булды. Алар инженер-техник персоналның хәзерлеген, җиһазларның техник торышын тикшерделәр. Күрсәтелгән кимчелекләр тулысынча төзәтелде. Предприятие җылыту сезонына хәзерлек турында паспорт алды һәм салкыннарда эшләргә әзер.

Бүгенге көндә магистраль җылыту челтәрендә 6-8 атмосфера басымы саклана, температура тиешле графикка туры килә.

Актүбә бистәсендә дә шушы ук тәртиптә җылы бирелде, кисәтүләр юк. 20 сентябрьдә Радужная урамындагы 1 һәм 3 нче йортларны җылылык челтәренә тоташтырдык.

Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә циркуляцияне яхшырту максатыннан, өч көн дәвамында җылыны көчәйтергә туры киләчәк. Шуңа күрә, торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты белән берлектә безгә бу датаны билгеләргә кирәк. Бүгенге көндә җылы шифаханәләргә, балалар бакчаларына бирелеп бетте. "Җилсервис" ТСЖ га караган 37 йортның 26сы үзәктән җылытыла һәм аларның барысына да җылы бирелде. Солтангалиев урамы, 27 а һәм Шәйхетдинов урамы 10 нчы йортлардагы фатирларның яртысында - шәхси җылыту. Калган барлык ТСЖ лардагы йортларга да җылы бирелеп бетте. Предприятиедә ел әйләнәсе авария-диспетчерлык хезмәте эшли. Җылылык бирелү чорына көчәйтелгән дежур тору оештырылды. Сораулар булганда, яшәүчеләрнең 9-38-69 телефоны аша шалтыратуларын сорыйбыз.

Йортларны җылы белән тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш керткән оешма-предпритиеләр коллективларына, бигрәк тә "Инженерлык челтәре" ҖЧҖ, барлык ТСЖ ларга олы рәхмәтебезне белдерәсе килә. Халыкның уңайлы шартларда яшәве нәкъ менә бердәм булып эшләвебезгә бәйле.

Рафаэль Бәхтиев, "Сельхозжилсервис" МУП җитәкчесе:

Быел безнең предприятие карамагында 48 котельный бар. Алар мәгариф идарәсе, Яшьләр үзәге, Чалпы тернәкләндерү үзәгенә карый. Предприятие "Шакиров", "Лидер-Авто", "Азнакай икмәге", МППБи О, "Фрэйвей" предприятиеләре. "Марс" җәмгыяте, Тымытык һәм Җиңү бистәсе котельныйларына техник хезмәт күрсәтә. Төрле авыллардан 18 торак йорт та предприятие карамагына керә. Җылыту сезонына хәзерлек максатыннан казаннар, куркынычсызлык автоматикасына ревизия һәм ремонт ясалды, ВДПО белән берлектә төтен торбалары, вентиляцияләр тикшерелде. Кәкре Елга , Илбәк, Уразай, Әгерҗе, Сарлы, Әсәй, Җиңү бистәсе авылларында казаннар алыштырылды, кайберләрендә искеләренә ремонт ясап, яңартылды. "Мәктәп һәм балалар бакчалары" программасы нигезендә 7 казан алынды. Аларның дүртесе -Чубар Абдул мәктәбе һәм балалар бакчаларына, икесе - Әлкәй, берсе - Актүбә бистәсенең 6нчы балалар бакчасына урнаштырылды. Мәгариф идарәсенә караган барлык котельныйларда да электр үткәргечләр һәм электр җиһазлары алыштырылды.

Бүгенге көндә мәгариф идарәсенә караган барлык объектлар да (балалар бакчалары, мәктәпләр), торак йортлар, шифаханәләргә җылы тоташтырылды. Бу чорда көчәйтелгән дежурлык оештырылды.

********

Мәдинә ханым:

- Өйләргә җылы килүен бик көттек инде. Яшь бала бар. Төнлә белән өстен дә ачып ташлый. Авырмасак кына ярар иде инде, дип куркып торганда, рәхмәт яугыры, өйләргә җылы килде.

Әминә әби:

  • Карт кешегә җылы бик кирәк инде ул. Бердән сөенсәк, икенчедән көенәбез дә. Түләү мәсьәләсендә әйтүем. Җәен бераз җиңел сулап куйган идек. Һаман да арттырып тормасыннар иде инде. Пенсионерларга түләве бик авыр шул.

Талия:

  • Төн уртасында ишек шакыйлар. Ачсам, таякка таянган әби белән бабай тора. Бишенче катта торгач, батареялардан парны чыгарырга кушалар. Җылыны шулкадәр зарыгып көткәннәр икән, таң атканны көтәргә дә түземлекләре җитмәгән.

Әмир:

  • Кайберәүләр: "Ай башында бирсәләр, түләве азрак килер иде", диләр. Салкын үзәгеңә үтсә, көне түгел сәгате дә бик озак уза аның. Бер көнне ике кат юрган белән дә төне буе өшеп, йоклый алмый чыктым. Хәзер өйләр җылынды. Рәхмәттән башка бер сүзем дә юк.

Әңгәмәдәш: Нәсимә Рәсимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай йортларына җылы бирелде