Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшүсмеренең скутерда бер йөрүе 30 мең сумга төшкән

Җилләр белән узышуы рәхәт Рамилгә. Менә ул бәхет кайда! Бүген аңа өр-яңа скутер алып бирделәр! Илнарда бар, Камилдә бар, ул гына мескен кебек иде. Болай булгач, аңа хәзер иптәшләре тиң итеп карыйлар да карыйлар инде. Күрше кызы Алинә дә борын чөермәс, "Бер генә утыртып йөр әле!" - дип ялынмый калмас....

Җилләр белән узышуы рәхәт Рамилгә. Менә ул бәхет кайда! Бүген аңа өр-яңа скутер алып бирделәр! Илнарда бар, Камилдә бар, ул гына мескен кебек иде. Болай булгач, аңа хәзер иптәшләре тиң итеп карыйлар да карыйлар инде. Күрше кызы Алинә дә борын чөермәс, "Бер генә утыртып йөр әле!" - дип ялынмый калмас.

Әнә шундый якты уй-кичерешләр белән шома юлдан җитез генә элдергәндә, әллә нәрсә булды. Аңына килгәндә Рамил сырахуханәдә, реанимациядә ята иде. Аның киләчәге әлегә билгесез: аякка басармы, әллә гомерлеккә урын өстендә калырмы?

Кызганычка каршы, әти-әниләр улларына техника сатып алганда һәм йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утыртып чыгарып җибәргәндә фаҗигагә тарасын уйламыйлар шул. "Егет булды, техниканы белеп үссен," - диләр. Үзләренең матайда чапкан яшь чакларын искә алалар. Әмма моннан егерме-утыз ел элек юлларда бу кадәр транспорт юк иде. Авылда машина түгел, мотоциклы да санаулы гына булгандыр. Хәзер бит йөри белгәне дә, йөри белмәгәне дә руль артында. Элек мопед, скутер кебек аз егәрле транспорт белән идарә итү өчен танкылык таләп ителми иде. 2014 елдан бары 16 яше тулганнар гына әлеге транспорт белән идарә итүгә хокуклы.

- Законнарны юкка гына уйлап чыгармыйлар. Алар бәла-казалардан үзеңне дә, башкаларны да саклау өчен кабул ителә. Бала түгел, олы кеше дә бу кадәр машина агымында тиз генә реакция ясап өлгерә алмый. Көн саен юлларда һәлакәтләр булып тора. Баланың үзен югалтырга мөмкинсең, яки бер гаепсез кешеләрнең гомерен өзәргә. Ата-аналар шуны төшенсеннәр иде, - ди балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев.

Җәйге чорда балигъ булмаганнарга карта мондый эшләр һәр комиссия утырышында диярлек тикшерелә. Күбесендә балалар нәкъ менә әти-әни рөхсәте белән техника иярли.

Балаң исән-имин өйгә кайтып кергән очракта да, хокуксыз руль артына утырган өчен штраф күләме шактый. Әле күптән түгел генә бер шундый батыр егеткә (җитмәсә салмыш килеш) 30 мең сум салынды.

- Безнең андый акчабыз юк, - дип елый-елый чыгып китте әни кеше.

Әлбәттә кызганыч, ләкин законны белгән килеш аны бозучыларга җәза шулай катгый.

- Каникулга чыгар алдыннан укучылар һәм ата-аналар белән җыелышлар уздырыла. Укытучылар юл йөрү кагыйдәләре хакында да ныклап аңлаталар, куллар куйдыралар. Ләкин кайберәүләр моны кәгазь эше дип кенә карый. Нәтиҗәдә мәктәп, укытучының да йөзенә кызыллык килә, - ди тәрбия эшләре буенча мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары, комиссия әгъзасы Нәфисә Шәфыйкова.

Алда әле башланмаган август, сентябрь ае бар. Юл иминлеге сагында торчучылар безне күрмәсләр дип уйларга кирәкми, иминлек иң беренче чиратта үзең өчен кирәк.

Резеда ШӘРИПОВА

Белеп торыгыз!

Скутерга 16 яше тулган һәм аны йөртергә хокукы булган затлар гына утыра ала. Закон бозган өчен 5000 сумнан 15 000 сумга кадәр административ җаваплылык каралган.

Эчкән һәм машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утыручыларга 10-15 тәүлеккә административ арест яки 30 мең сум штраф салына.

Шулай ук хокукы булмаган затка транспорт чарасын биргән өчен дә 30 мең сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшүсмеренең скутерда бер йөрүе 30 мең сумга төшкән