Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләренә изге теләкләрем юлдаш булсын

Бар гомерем укыту, тәрбиягә багышлангамы, мәктәп тормышы белән бәйле бер генә вакыйгага да битараф кала алмыйм. Менә янә мәктәпләрдә укулар тәмамланды, чыгарылыш кичәләре уза. Минем дә күңел җилкенә, йөрәк ярсый башлый. Кырык елдан артык мәктәптә эшләп, дистәдән артык сыйныфны олы тормыш юлына озаттым. Алар арасында кемнәр генә юк: врачлар, укытучылар,...

Бар гомерем укыту, тәрбиягә багышлангамы, мәктәп тормышы белән бәйле бер генә вакыйгага да битараф кала алмыйм. Менә янә мәктәпләрдә укулар тәмамланды, чыгарылыш кичәләре уза. Минем дә күңел җилкенә, йөрәк ярсый башлый. Кырык елдан артык мәктәптә эшләп, дистәдән артык сыйныфны олы тормыш юлына озаттым. Алар арасында кемнәр генә юк: врачлар, укытучылар, профессорлар, данлыклы игенче, терлекчеләр... Барсы да бүгенгедәй истә. Укучыларым белән әле хәзер дә аралашып, киңәшләшеп яшибез. Ул чорда халыкта меңнәр юк иде. Чыгарылыш кичәләре дә гади генә, әмма онытылмаслык истәлекләр белән узды. Кыр чәчәкләре (аларның да өзәргә яраганын гына) җыеп алып кайтабыз, кичәне дә үзебез төзегән монтажлар белән үткәрә идек. Хәзер инде заманасы башка. Ул күлмәкләр, ул прическа. Искиткеч гүзәллек... Әти-әниләре күрсәткән шул хөрмәтне аклый алсалар гына ярар иде бу балалар, дип уйлап куясың.

Яшь дусларым! Сезне алда якты, серле тормыш көтә. Югалып кала, ялгыша гына күрмәгез! Дөрес һөнәр сайлап, максатыгызга ирешеп, куанычлы эшләрегез белән кешеләрне сөендереп яшәгез. Киләчәгебез Сезгә бәйле. Тормышта иң авыры нәрсә дисезме? Ул - авырлыкларга түзү, югалып калмау, ярдәм кулы сузу, хәлсез чакта егылмыйча атлап китү, чын Кеше булып кала белү. Менә шуларны онытмагыз! Ә боларның барысын да Сез башкара аласыз. Ак чәчәкләр шикелле саф булып калсагыз иде!

Лариса ШӘЙХУЛЛИНА, Мәгариф һәм хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләренә изге теләкләрем юлдаш булсын