Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре ветераннарны хөрмәтләде

Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе сугыш ветераннары һәм тыл фидакарьләрен Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тәбрикләүләр оештырды.

Әлеге социаль-гуманитар проект кысаларында бу тәбрикләүләрне җирлегебездә яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Флорис Гарипов һәм яшьләр хәрәкәте лидерлары башкарды. Алар ветераннарыбызга хезмәтләре, батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен ирештерделәр. Римма Усманова, Хөмәйрә Мостафина, Мария Рыбалко, Гыйльменур  Җәләева – районыбызның хөрмәтле кешеләре, олы  горурлыгы булган ветераннар. Алар алдында баш иеп, сәламәтлектә, иминлектә, якыннары җылысында әле озак еллар яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев