Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре проблемаларны уртага салып сөйләштеләр

5 август көнне яшь әйдәп баручылар форумы узды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Күргәнебезчә, районыбыз көннән-көн матурая бара. Кая карама яңа социаль объектлар төзелә, юллар, биналар рәтләнә. Аеруча спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Әлбәттә, болар барысы да азнакайлылар, аеруча яшьләребез өчен, алар горурланып: "Мин...

5 август көнне яшь әйдәп баручылар форумы узды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
Күргәнебезчә, районыбыз көннән-көн матурая бара. Кая карама яңа социаль объектлар төзелә, юллар, биналар рәтләнә. Аеруча спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Әлбәттә, болар барысы да азнакайлылар, аеруча яшьләребез өчен, алар горурланып: "Мин Азнакайдан!" - дип әйтсеннәр өчен эшләнә. Районыбызның киләчәге яшьләр кулында. Марсель Шәйдуллин да һөнәр үзләштереп, аларны Азнакайга кайтырга чакырды. Ул районга укытучылар, төзүчеләр, табиблар, авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәр ияләре җитмәвен әйтте.
Форумда катнашучы яшьләрнең район башлыгына сораулары да җитәрлек булды. Нигездә алар спорт белән бәйле объектлар төзелешенә, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең яшәү шартларын тагын да яхшыртуга, яңа мөмкинлекләр булдыруга кагылды. Кызыклы тәкъдимнәр дә булды. Мәсәлән, йөзүчеләр өчен махсус тренажерлар, урамнарны чистартучы машиналар сатып алу, рок-концертлар оештыру һ.б. Марсель Шәйдуллин бер генә сорау яки проблема да игътибарсыз калмаячак дип ышандырды.
Районыбыз яшьләре актив. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, Ватаныбызны, гаиләбезне ярату хисен көчәйтүгә, экстремизм, коррупция, начар гадәтләргә каршы көрәшкә юнәлдерелгән бик күп чаралар үткәрелә. Бу Яшьләр үзәге җитәкчесе Миләүшә Минһаҗеваның хисап чыгышыннан да ачык күренде.
Зилия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләре проблемаларны уртага салып сөйләштеләр