Азнакай яшьләре гаилә проблемалары хакында сөйләште
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре гаилә проблемалары хакында сөйләште

Шәһәрнең Мәдәни үзәгендә Азнакай яшьләр парламенты әгъзалары мәктәп укучылары белән берлектә дебатлар уздырды.

Анда төп тема – гаилә контракты иде, аның уңай һәм тискәре яклары. Шулай ук яшьләрнең киләчәге, авыл яисә шәһәрне сайлау, югары белем - тормышның нигезе, яисә стереотип... кебек темаларга да кызу бәхәсләр барды.

Ике раундта үткән дебатларда иң-иңнәр сайлап алынды. Алар Азнакайны республикакүләм дебатларда яклаячак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел Казан шәһәрендә узган дебатларда Азнакай районы яшьләр парламенты җиңү яулап кайтты.


Нет комментариев