Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләр идарәсе хәрби-патриотик чараларны еш үткәреп тора

Яшьлек... Күңелнең алгысынган, максатларга омтылып, дәртләнеп яшәгән чоры. Тормышның бар ягына җитешәсе, яңа үрләр яулыйсы килеп торган чак. Районыбызның яшьләр эшләре буенча идарәсе менә шушы омтылышларга канат куючы, юнәлеш бирүче оешма. Аның канаты астында ике учреждение: "Яшьләр үзәге" һәм "Форпост". Идарә үз эшчәнлеген яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, әхлакый аңлылыкны...

Яшьлек... Күңелнең алгысынган, максатларга омтылып, дәртләнеп яшәгән чоры. Тормышның бар ягына җитешәсе, яңа үрләр яулыйсы килеп торган чак. Районыбызның яшьләр эшләре буенча идарәсе менә шушы омтылышларга канат куючы, юнәлеш бирүче оешма. Аның канаты астында ике учреждение: "Яшьләр үзәге" һәм "Форпост".
Идарә үз эшчәнлеген яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, әхлакый аңлылыкны үстерү, милли кыйммәтләрне саклау, гореф-гадәтләрне дәвам итү кебек яшәешебез нигезләрендә күрә. Тормышыбызны бозган яман гадәтләргә каршы көрәшү дә төп максатларның берсе. Әлеге юнәлешләрдә эшчәнлекне гамәлгә ашырып, Яшьләр үзәгендә күптөрле чаралар үтә. Әле шушы көннәрдә генә узган ел йомгаклары буенча хисап җыелышында аның директоры Миләүшә Минһаҗева менә шушы чараларга тукталды.
Өлкән буынның дружиначылык хәрәкәтен яңартып, хәзерге яшьләребезнең дә хокук сагы хәрәкәте булдырылды. Җәмәгатьчелек иминлеге сагына баскан "Форпост" директоры Айрат Батыров егет-кызларыбызның активлыгын зур канәгатьләнү белән билгеләп үтте. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне дә игътибар үзәгенә куя идарә. Ветераннар белән үткәрелгән очрашулар, призывник көннәре, әфган, чечен сугышын кичкән ир-егетләребез белән кичәләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган чаралар - барсы да әнә шул хакта сөйли. "Патриот" фонды директоры Данис Мусин аларны тәфсилләп бәян итте.
Шунсын әйтергә кирәк, районның 27 авыл җирлегендә яшьләр лидерлары актив эшчәнлек алып бара. Хисап җыелышында Үчәлле авыл биләмәсеннән Айгөл Алекянның чыгышын зал зур кызыксыну белән тыңлады. Ык буе территориаль идарәсенең яшьләр лидеры Гөлия Авясова районыбыз егет-кызларының экологияне саклауда керткән өлешенә, аерым алганда, алар тарафыннан оештырылган өмәләргә, акцияләргә тукталды.
Яшьләрнең хисап җыелышында район советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты. Идарә начальнигы Илнур Сәгыйтов алда торган бурыч-максатларны тәгаенләде.
Гүзәлия Шәмгулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьлђр идарђсе хђрбипатриотик чараларны еш њткђреп тора