Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшел диңгез эчендә йөзә

Безгә табигатьнең гаҗәеп почмагында яшәргә язган. Урман дисәң, урманнарга, суы дисәң, елга-күлләргә бай туган ягыбыз. Авылларыбыз да, калаларыбыз да яшеллеккә күмелеп утыра. Республика башлыгының 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе торган җиребезне тагын да гөлбакчага әверелдерергә булышты. Әле менә 14 августта Түбән Кама халкы өчен куанычлы вакыйга...

Безгә табигатьнең гаҗәеп почмагында яшәргә язган. Урман дисәң, урманнарга, суы дисәң, елга-күлләргә бай туган ягыбыз. Авылларыбыз да, калаларыбыз да яшеллеккә күмелеп утыра. Республика башлыгының 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе торган җиребезне тагын да гөлбакчага әверелдерергә булышты. Әле менә 14 августта Түбән Кама халкы өчен куанычлы вакыйга булды: Рөстәм Миңнеханов биредә яңартылган парк һәм Г.Тукай китапханәсе ачты.
"Парклар һәм скверлар" программасы нигезендә Татарстанда 143 заманча парк һәм сквер калкачак. Аларның 75е яңадан төзеләчәк, ә 68е капиталь ремонтланачак. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетында 1 млрд сум каралган. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча барлык проектлар районнар халкы тарафыннан тикшерү узган.
Безнең Азнакаебыз да бу яклап һич зур калалардан калышмый. Шәһәр үзәгендә - Ишкәев исемендәге, Тукай микрорайонында - Тарсус, көнчыгыш микрорайонда Яшьләр паркы, Геройлар аллеясы - халыкның яраткан ял урыны. Быел исә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантана иткән көнне Азнакайда - Җиңү паркы, Актүбәнең Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркында Җиңү һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар аллеялары ачылды. Якын көннәрдә Актүбәдә тагын бер сквер халык иркенә тапшырылачак.
- Әлеге максатчан планны районыбызда тормышка ашыруга республика бюджетыннан 165555,55 мең сум, җирле бюджеттан 1900 мең сум акча тотылачак. Тымытык, Чалпы, Мөслим авылларында парклар, шәһәрдә Кара елга яры буйлап сквер төзү эшләре бара. Шулай ук "Юбилейный" стадионы янында сквер һәм Геройлар аллеясы реконструкцияләнә, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов.
Азнакайның һәр урамы аллеяга тиң. Балконнарга яшел чуклы башларын терәп, ут янып утыручы миләшләр, хуш исле шомырт, юкә, зифа буйлы каен агачлары, газоннарда аллы-гөлле чәчәкләр иртә яздан кара көзгә кадәр күзне иркәләп, җаннарга дәва бирә, тормышыбызга ямь өсти.
- Минем кебек өлкәннәрнең табигатькә чыгарга бик җае юк. Парклар безнең өчен менә дигән ял урыны. Яшь әти-әниләр өчен дә бик әйбәт, әнә, балалары ничек рәхәтләнеп яшел чирәмдә чабып уйнап йөри. Җир җылысын тоеп үссен сабыйлар, туган җирнең кадерен ныграк белерләр, - ди Мәйсәрә Хафизова.
Һәр паркның үз төсмере бар. Яшьләр паркын яңа гаилә коручылар үз итә. Биредә алар бәхет агачына йозаклар элә. Ә яз һәм көз көннәрендә парлар үз агачларын утырталар. Матур гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантаналары да бу паркта еш уздырыла.
- Мондый ял урыннары күбрәк булсын, кешеләр дә тәрбиялерәк булыр, балаларга да начар эш-гамәлләр кылырга җай калмас. Мин шәһәрем, аның гүзәл урыннары белән горурланам. Азнакаемны мәңге яшь һәм яшел кала итеп күрәсем килә, - ди ЗАГС бүлеге хезмәткәре Резеда Латыйпова. Алар сөйгән яры Эльмир белән әле август башында гына өйләнешкәннәр, Яшьләр паркындагы фотосессия - гомерлек иң матур истәлек булып калган.
Районыбыз - эре сәнәгать үзәге, төзелеш киң колач белән бара. Экологик иминлекне саклауда да республика Президентының Парклар һәм Скверлар программасы бик әһәмиятле.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшел диңгез эчендә йөзә