Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгынчылары ял лагерьларының әзерлеген тикшерә

1 июньдә лагерьлар балалар өчен үз ишекләрен ачарга әзерләнә.

Бу көннәрдә 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмкәткәрләре “Каенкай” лагеренда булып, җәйге сезон алдыннан аның янгынга каршы торышын тикшерде, дип хәбәр итә 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең матбугат хезмәте.

Хәвеф-хәтәр туган очракта, лагерь хезмәткәрләренә нәрсә эшләргә тиешлекне аңлату да мөһим. Чөнки янгын вакытында секундлар да хәл иткеч роль уйный. 

Өйрәнүләр барышында йокы корпусларының берсендә янгын “чыга”. Хезмәткәрләр бу турыда тиз арада янгын сагына хәбәр итә, бинадан кешеләрне чыгара. Шул ук вакытта штаттан тыш янгынга каршы формирование әгъзалары янгын сүндерү краны, огнтушительләр белән утны сүндерүгә керештеләр. Урынга чыккан янгынчыларны объект хезмәткәре каршы алып, мондагы хәлне аңлатканнан соң “янгын сүндерү” эшенә керештеләр.

Директор Регина Хәмитова җитәкчелегендәге коллектив бу көнне гадәттән-тыш хәлләргә яхшы әзерлеген күрсәтте.  Барлык гамәлләр дә төгәл һәм җайга салынган иде.

Иң мөһиме, янгыннар булмасын да, әлеге белемнәрне гамәлдә кулланырга туры килмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев