Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгынчылары нефь объектларында чыккан янгынны сүндерү буенча өйрәнүләрдә катнашты

Зәп-зәңгәр күк йөзе кара төтен белән капланды. Берникадәр вакыттан зәһәр ялкын телләре дә күренде. Сирена тавышлары ишетелде. Янгын сүндерүче машина килеп туктады. Аның эченнән ялкын сүндерүчеләр чыгып, утны тиз генә юк итәр өчен, су агымы җибәрделәр... Юк-юк, курыкмагыз, сүз Азнакай районында килеп чыккан берәр янгын турында түгел. Бу 18 нче...

Зәп-зәңгәр күк йөзе кара төтен белән капланды. Берникадәр вакыттан зәһәр ялкын телләре дә күренде. Сирена тавышлары ишетелде. Янгын сүндерүче машина килеп туктады. Аның эченнән ялкын сүндерүчеләр чыгып, утны тиз генә юк итәр өчен, су агымы җибәрделәр...

Юк-юк, курыкмагыз, сүз Азнакай районында килеп чыккан берәр янгын турында түгел. Бу 18 нче июль көнне янгын сүндерүчеләрнең өйрәнүләре үтте.

Бу чара 3-5 елга бер генә үткәрелә. Махсус полигонда янгын сүндерүчеләргә мастер класс күрсәтелде дисәң дә була. Иң элек барысын да янгын белән көрәшүче машина төрләре, аларның функцияләре белән таныштырдылар.

Теория өлешеннән соң аларның практикада эшен үз күзләребез белән күрә алдык. Нефть цистернасында үлән, резина һәм башка өслекләрдә биешкән ялкын телләре тиз арада юк ителде.

Зилия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай янгынчылары нефь объектларында чыккан янгынны сүндерү буенча өйрәнүләрдә катнашты