Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сүндерүчеләре балалар белән очрашты

Ут чыгу кебек бәла-казалардан саклану өчен балаларның янгын кагыйдәләрен белеп торуы һәм аларны беренчел чаралар белән сүндерергә өйрәнүе дә кирәк. Азнакай янгын сүндерүчеләре әлеге максаттан даими рәвештә мәктәп укучылары белән очрашулар уздыралар. Күптән түгел генә алар Азнакайдагы 1 нче мәктәптә булдылар һәм янгын куркынычсызлыгы дәресе уздырдылар. 24 нче янгын часте...

Ут чыгу кебек бәла-казалардан саклану өчен балаларның янгын кагыйдәләрен белеп торуы һәм аларны беренчел чаралар белән сүндерергә өйрәнүе дә кирәк. Азнакай янгын сүндерүчеләре әлеге максаттан даими рәвештә мәктәп укучылары белән очрашулар уздыралар. Күптән түгел генә алар Азнакайдагы 1 нче мәктәптә булдылар һәм янгын куркынычсызлыгы дәресе уздырдылар. 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары Александр Никулин өйдә янгын булган очракта ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Янгын куркынычсызлыгы турында видеофильмнан соң, янгын күзәтчелеге бүлеге белгече Равил Хөсәенов та укучыларга янгын профилактикасы турында сөйләде. Укучыларны иң кызыксындырганы янгын сүндерү җайланмалары һәм техникасы иде. Алар белән нәни янгын сүндерүчеләрне инженер Марат абыйлары Кәримов таныштырды. Очрашу ахырында, балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга, ут сүндерүче абыйларына өстәмә мәшәкатьләр тудырмаска ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай янгын сүндерүчеләре балалар белән очрашты